Чүпрәле паспорт-виза службасы Украина качакларына ярдәм итәргә әзер
Украинадан Россиягә качаклар кайта башлады.
Бөтен төр массакүләм мәгълүмат чараларында бу турыда хәбәрләр бар. Качаклар әлегә Россиянең Украинага якын булган җирләрендә сыену урыннары таба. Чүпрәле районында андый кешеләрдән сыендыруны сорап мөрәҗәгать кергәне юк. Әмма, шуңа да карамастан, район җитәкчелеге районның паспорт-виза службасының халыкны социаль яклау идарәсе белән берлектә качакларга ярдәм итәргә әзерлекләре турында белдерә. Мөрәҗәгатьләр 2-24-55, 2-38-07 телефон номерлары буенча кабул ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев