Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле китапханәләр системасы театр студиясе ачып җибәрәчәк

Үткән атнада Казанда «Лукойл» хәйрия фонды" коммерцияле булмаган оешмаларның, «РИТЭК» ААҖнең V социаль һәм мәдәни проектлары конкурсы лауреатларын бүләкләделәр.

Социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы Татарстанда бишенче мәртәбә уздырыла, быел анда катнашу өчен республика оешмаларыннан һәм җәмәгать берләшмәләреннән 800ләп заявка бирелгән. Конкурс комиссиясе 147 проект сайлап алган, алар арасында 25 млн. сум грант фонды бүленгән.

Конкурс социаль яктан мөһим булган проектларга ярдәм итүгә, аларны гамәлгә ашыруның ачык булуын максат итә. Әлеге конкурста агымдагы елда үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гөлфия Яфизова җитәкчелегендә "Сәләтле балаларга ярдәм итү" проекты тәкъдим ителде һәм алар "Мәдәният һәм спорт" номинациясендә җиңү яуладылар. Грант суммасы-300 мең сум.

-Конкурста катнашучылар саны бик күп иде. Республика, район тормышына, андагы проблемаларга карата битараф булмаганнар күбәюе куанычлы, әлбәттә. Шулар арасында без дә җиңү яулавыбызга бик куандык,- дип шатлыклары белән уртаклаша китапханәләр системасы директоры Гөлфия Яфизова.

Реклама

Соңгы елларда җәмәгатьчелек арасында, булсын ул кече, яисә өлкән яшьтәге кеше, балалар, укучылар - китапларны кулга алып уку теләге кими бара. Сүз дә юк, заманча яшьләрдә китапларны компьютер, цифрлы телевидение, интернет алмаштыра. Әгәр дә бернинди чара да күрелмәсә, якын киләчәктә китап укучылар бөтенләй булмаячак, диләр китапханәчеләр.

-Шуңа да укучыларыбызда китапка кызыксынуны, шул ук әдәби әсәрләр, шигъри образлар аша театральләштерелгән тамашалар аша тудырырга булдык. Бер сүз белән әйткәндә, максатыбыз театр эшчәнлеген җәелдерү һәм әдәби образларга мәхәббәт уяту. Театральләштерелгән тамаша ул-китаплар дөньясына иң кыска һәм иң кызыклы юл,-ди Гөлфия Яфизова. -Районыбызда сәләтле балалар: иҗади, артистлык, музыкаль яктан да бик күп, аларның сәләтләрен ачарга гына кирәк. -Әлбәттә, эшне башлар өчен мөмкинлекләр, уңайлыклар булуы мөһим. Театр студияне Чуваш Бизнәсе авылы китапханәсе базасында оештырырбыз, дип уйлыйбыз һәм ул берничә юнәлештә алып барылачак. Аларның эшчәнлеген киләчәктә төрле район, республика күләм чараларда күрербез дигән өметтә калабыз.

Әфәрин, күркәм башлангыч! Иң мөһиме ул-төпле фикерле, актив, сәнгатьне, әдәбиятне сөюче шәхесләр тәрбияләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ритэк