Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле китапханәчеләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

27 май - гомумроссия Китапханәләр көне - җиңел булмаган, ләкин күркәм хезмәт сайлаган китапханә хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме. Мәгариф, мәдәният, мәгълүмат өлкәсендә актив алга этәрүче көч буларак, китапханәләрнең статусын күтәрүче, рухи яңарышка, җәмгыятьнең һәм аерым шәхеснең чәчәк атуына юнәлдерелгән хезмәт ул.

Китапхәнәләр кешелекнең меңеллык акыл-гыйлемен саклый. Үз эшенә чын күңелдән бирелгән китапханәчеләр безне тарихи һәм мәдәни байлыкка якынайта, аны гасырлар дәвамында күз карасыдай саклап, буыннан-буынга тапшыра, аң-белем тарата.

Бүгенге китапханәләрнең эшчәнлеге илдә барган сәяси, икътисади үзгәрешләр белән тыгыз бәйләнгән. Моннан тыш, китапханәләр заманча технологияләр белән бер адымда атлый. Бу шул ук компьютерлаштыру, модель китапханә челтәрләре булдуру белән бәйле. Әлбәттә, болар барсы да китапханәчеләрнең һөнәри осталыгына тагын да югары таләпләр куя.

Мәдәният елында район китапханәләр челтәре бик күп төрле юнәлешләрдә эшчәнлек алып бара. Иң беренчеләрдән булып, агымдагы елда күп санлы төрле күргәзәмәләрнең оештырылуын әйтеп үтәргә кирәк.

Гөлфия Яфизова, үзәкләштерелгән китапханә челтәре директоры:

-Китапханәчеләр яшь таланты, сәләте булган балаларны эзләү белән дә мәшгуль. Мәсәлән, Зур Аксу авылыннан Татьяна Казначеева шигырьләр иҗат итә. Әлеге яшь шагыйрәбез белән 1 һәм номерлы Иске Чүпрәле укучыларының очрашуын уздырдык. Тиздән Татар Шатрашаны авылыннан шундый бер иҗатка мөкиббән булган яшь талантыбыз белән очрашу көтә.

Әлбәттә, беренче чиратта, китапханәчеләрнең төп хезмәте булып кешеләр белән эшләү тора. Агымдагы елдан китапханәдә "Алма киштәсе" дип исемләнгән кабинет эшли башлады. Бирегә әти-әниләре белән балалар килә. Икенче юнәлешләрдән булган хезмәтебез төрле брошюралар бастырып чыгаруга бәйле. Җиңү бәйрәменә ветераннарыбыз турында "Аларның саны аз калды" дип исемләнгән кечкенә китабыбыз дөнья күрде. Икенче хезмәтебез -"Авыл исемнәренең килеп чыгышы".

Китапханәдә барлыгы 27000 картотека төзелгән, электрон картотекалар да алып барабыз. Үзебезнең курчак театрларыбыз эшләп килә.

Төрле рәсемнәр ясауга, иҗатка багышланган конкурсларда катнашырга балаларны җәлеп итәбез. Китапханәчеләр үзләре дә социаль проектларда катнашалар. Бер сүз белән әйткәндә, китапханәчеләр бүген яңа иҗади эзләнүләр чорында, алда кызыклы башлангычлар көтә. Башкача булуы да мөмкин түгел, чөнки бүгенге замана баласын "Менә бу кызыклы китап, укы әле шуны", дип кенә китапханәгә җәлеп итеп булмый. Нидер эзләнергә, яңалык уйлап табарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 27 май – гомумроссия Китапханәләр көне