Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле инновацион технология иҗади яшьләр үзәгендә семинар уку узды

Чүпрәле инновацион технология иҗади яшьләр үзәгендә бүген зонаара районнарның: Апас, Буа, Кайбыч, Тәтеш, Кама Тамагы, белем бирү учредение укытучылары катнашында семинар-уку узды. Әлеге семинарны Казаннан килгән вәкилләр: "Навигатор Капмус" технопаркының ивент-менеджеры Алина Ризатдинова һәм хакспейс җитәкчесе Семен Тараканов алып барды.

Семинар укуда катнашучыларга заманча 3 D принтерның ничек эшләве, кулланылышы хакында бәян ителде.

Исегезгә төшерәбез, Чүпрәледә республика районнары арасында беренчеләрдән булып үткән ел инновацион технология иҗади яшьләр үзәге ачылды. Шуңа күрә дә биредә семинар укулар оештыру мәйданы итеп тикмәгә сайланмады. Бүгенге көндә биредә мәктәп укучылары 3 D модельләштерү буенча түгәрәккә йөриләр, пластик һәм агачтан төрле сувенир әйберләр ясарга өйрәнәләр. Бу көннәрдә исә инновацион технология иҗади яшьләр үзәге укучылары кул протезы проекты буенча проекты белән конкурста катнашырга барачак. Әлеге конкурска, шулай ук, Яңа Элмәле урта мәктәбе укучылары да "Безнең мәктәп өчен 3 D принтер" проектын яклаячак. Уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инновацион технология иҗади яшьләр үзәге