Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә иммунизация атналыгы башлана

Агымдагы елда Европа иммунизация атналыгы 20 апрельдән 25 апрельга кадәр дәвам итәчәк. Атналык " Иммунизацияләүдәге кимчелекләрне бетерү" шигаре астында үтәчәк.

Кешеләрнең сәламәтлекләрен һәм тормышларын саклауда иммунизация мөһим һәм нәтиҗәле алым булып тора. Халыкны үзвакытында иммунизацияләү дөньяда төрле йогышлы инфекцияләрдән 2-3 миллион кешенең гомерен саклап калуда ярдәм итә.

Әмма Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, дөньяда һәр бишенче бала үзвакытында тиешле вакцинация алмаудан һәлак була. Халыкның сәламәтлеген саклау максатында безнең илдә "Инфекцияле авыруларга каршы иммунопрофилактика турында"гы закон кабул ителгән. Әлеге закон кысаларында Россиядә профилактик прививкалар календаре гамәлдә.

-Балаларны полиомиелит, бума ютәл, дифтерия, йогышлы тартышу авыруы, В гепатиты, туберкулез, кызамык, эпидемик паротит, кызылча кебек авырулардан бары тик профилактик прививкалар ясату белән генә саклап калырга мөмкин. Прививка ясау нәтиҗәсендә генә кешелек натураль чәчәк авыруыннан котыла алды. Элек елларда әлеге авырудан ун миллионнарча кеше зарар күргән һәм аның 1 миллионы авырудан вафат булган,-ди эпидемиолог ярдәмчесе Галина Егорова.

"Инфекцияле авыруларга каршы иммунопрофилактика турында"гы закон нигезендә вакцинация мөһим дәүләт бурычы булып санала һәм закон нигезендә милли календарьга кертелгән исемлек буенча прививкалар түләүсез нигездә ясалырга тиеш. Полиомиелитка, В гепатитына, туберкулезга, бума ютәлгә, дифтериягә, йогышлы тартышу авыруына, кызамыкка, эпидемик паротитка, кызылчага каршы вакцинация прививкаларның милли календарь исемлегенә кертелгән.

2006 елдан халыкның олы категориясен В гепатитына, кызамыкка каршы прививкалау буенча милли проект гамәлдә, чөнки әлеге чирләр балаларда гына түгел, олыларда да киң таралган. Олыларга, шулай ук, дифтериягә, йогышлы тартышу авыруларына каршы да 26 яшьтән башлап һәр 10 ел саен, ягъни 36, 46, 56 һ.б. яшьләрдә, вакцинация ясау гамәлгә кертелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иммунизация атналыгы