Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле хуҗалыкларында иртә культуралар һәм шикәр чөгендере чәчү төгәлләнде

Район хуҗалыкларында иртә культуралар һәм шикәр чөгендере чәчү төгәлләнде. Кукуруз чәчеләчәк плантацияләрдә дә эш соңгы гектарларда бара.

Агро идарәнең үсемлекчелек буенча консультанты Фәнил Хәлимовның әйтүенә караганда, быел күпьеллык үләннәрнең 2500 гектарын, яки 27 процентка якын мәйданын яңарту планлаштырылган. Күпчелек хуҗалыкларда бу эшне уңышлы дәвам иттерәләр. "Цильна" җәмгыятендә 500 гектарда "люцерна" һәм 60 гектарда "костерка" чәчәргә дә өлгерделәр. "Низамов А." крестьян- фермерлык хуҗалыгында, "Шәйморза" җәмгыятендә һәм "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасының кайбер филиалларында күпьллык үләннәр чәчү темпы канәгатьләнерлек. Кече Чынлыда рапс үстерүгә дә нык игътибар бирәләр. Биредә әлеге культура чәчелгән мәйданнар 400 гектарны биләде. Соңгы көннәрдә яуган яңгырлар игенче күңеленә сары май булып ятты. Дымга сусаган басулар әкренләп яшел хәтфә төсен ала. Димәк, үсемлекләрне корткыч бөҗәкләрдән һәм чүп үләннәреннән саклау буенча агротехник чараларны тиз арада югары сыйфат белән үткәрү таләп ителә. -13 мең гектарга якын уҗым культураларын агу- химикатлар белән эшкәртәсе бар. Бүгенге көнгә аларның 50 процентында диярлек эш башкарылды. 4- 5 көн эчендә барлык гектарларны да эшкәртеп бетерергә кирәк,- дип дәвам итә сүзен Ф. Хәлимов.

Җәйге чор якынлашкан саен авыл хуҗалыгындагы эшләр дә арта бара. Хәзер механизаторлар терлек азыгы әзерләү техникасын төзекләндерүне төгәлләп, яшел уракка чыгу хәстәрен күрәләр. 1 июньгә кадәр барлык техника әзерлек сызыгында булырга тиеш,- ди агро идарә начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов. Аннан соң аларны республиканың агро министрлыгыннан килгән махсус комиссия дә тикшерәчәк икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иртә культуралар һәм шикәр чөгендере чәчү