Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле егетләре әйбәт хезмәт итә

-Гәҗит битендә улымның яхшы хезмәт итүе турындагы язманы укыгач күземә яшьләр тулды. "Үзе дә бит армиягә бик теләп китте. Егет кеше солдат мәктәбен үтәргә тиеш",- дигән ныклы карарда булды ул,- дип сөйли Иске Чүпрәле авылында яшәүче Миләүшә Яфизова.

Әйе, Ватан иминлеген саклауны бары тик намуслы, тәвәккәл, батыр йөрәкле егетләргә генә ышанып тапшыралар. Бүгенге көндә армиядә яки флотта хезмәт итүче райондаш егетләребез - алар илебезнең чын асыл уллары, кыю бөркетләре. Шундый уллар үстергән әти-әниләргә зур рәхмәт. Кайчакта: "ни арада үсеп өлгергәннәр соң әле бу егетләр",- дип аптырап та куясың. Баласын читкә озаткан ана ниләр генә кичерми?! Сагыну хисләрен тыя алмыйча, аларның күзләрен ирексездән яшь баса. Дөресен әйтик, соңгы елларда патриотик төшенчәгә, интернационалистик тәрбиягә мөнәсәбәт үзгәрде, игътибар кимеде. Әмма, ни генә дисәк тә, Туган илгә мәхәббәт тәрбияләү бурычы үзенең актуальлеген югалта алмый. Шөкер, районыбызның бүгенге яшьләре дә әти-бабаларыбыз эстафетасын уңышлы дәвам итә, Россия Кораллы Көчләре сафында илебез иминлеген уяу саклый.Киләчәктә дә ил-көннәребез тыныч булсын да, Ватан сагында торучыларга аны тыныч шартларда сакларга, исән-сау хезмәт итеп, районыбызга әйләнеп кайтырга насыйп булсын. Илен, халкын яклап көрәшкән, яу кырларында башын салган бабаларыбызның батырлыгы мәңгелек. Россия армиясендә алар нигезләгән традицияләрне бүгенге солдатлар дәвам итә: егетләребез катлаулы заманча техника белән идарә итәләр, тәүлек әйләнәсе сугышчан дежурда торалар, чик буйларын саклыйлар, ерак диңгез походларында катнашалар... Алар арасында безнең якташлар да бар, кемдер чакырылыш буенча, кемдер контракт төзеп хезмәт итә, араларында сержант һәм офицерлар да аз түгел. Алар арасында якташларыбыздан Марсель Яфизов (астагы рәсемдә) һәм Рушан Ракипов та бар. Алар икесе дә армиягә район үзәгеннән чакырылганнар иде. Марсель урта мәктәпне тәмамлагач Мәскәү югары уку йортының Казандагы филиалында укып "финансист" белгечлеге алды. Ә Рушан казанда колледж тәмамлап технолог булды. Егетләр кече яшьтән үк спорт белән шөгыльләнделәр. Марсель исә университетның футбол командасында да уйнады.Нык ихтыяр көченә ия булган белемле, физик яктан сәламәт якташларыбызны стратегик әһәмиятле ракета гаскәрләренә алалар. Аларның үрнәк хезмәт итүләре турында әти- әниләренә дә, хәрби комиссариатка да мактаулы хәбәр килде. - Һәр язда һәм көздә районнан берничә дистә егетне армиягә озатабыз. Яше 18 дән 27 гә кадәр булган, сәламәтлеге таләпләргә җавап биргән гражданнарның бурычы бу. Хәзерге вакытта чакырылыш буенча армиядә хезмәт итү вакыты бер генә ел, ләкин шул арада да үзләрен бары яхшы яктан гына күрсәтеп өлгергән, командирларының мактавына лаек булган, ата-аналарына рәхмәт хатлары килеп торган егетләребез күп, без алар белән горурланабыз,- ди район хәрби комиссары Вил Нуруллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрби хезмәт