Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле балаларының үз Думалары бар

1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә барлык закон нигезендә каралганча, аның беренче сайлау утырышы узды.

Нәрсә соң ул дисезме? Район укучылары Думасы ул- җәмгыятьнең хәрәкәт итүче моделе, кыскасы, закон органы булып тора. Бер сүз белән әйткәндә, балалар Думасы үсеп килүче яшь буынга җәмгыять төзелешен аңларга, аның тормышында актив катнашырга, үзидарәчелек алымнары булдырырга ярдәм итә.

Балалар Думасының максаты булып, районның иҗтимагый тормышында катнашу мөмкинлеге тудыру, яңа буын идарәчеләре тәрбияләү тора. Дума төрле функцияләрдән гыйбарәт. Аның беренче утырышында спикер сайланды. Әлеге эшне район мәктәпләре укучылары арасыннан сайланган депутаталар башкарды.

Дума эшендә район башлыгы, Чүпрәле муниципаль район Советы рәисе Александр Шадриков катнашты. Ул укучылардан киләчәктә районның үсешен күзаллаган яңа фикерләр, идеяләр белән мөрәҗәгать итүләренә өмет баглауын белдерде.

Дума спикеры өчен сигез кандидат тәкъдим ителде. Алар сайлау алды программалары белән таныштырып үттеләр. Күпчелегендә, район яшьләре өчен иҗади түгәрәкләр, төрле чаралар үткәрү торса, 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе депутаты Евгения Каргина район яшьләре өчен газета булдыру тәкъдиме белән чыкты. Шулай ук, хәйриячелек эшләре, сәләтле балаларны бүләкләү, ирекле мәктәп формасыннан йөрү, спортны үстерү кебек фикерләр дә әйтелде. Күп кенә мәктәпләрдә Ышаныч тартмалары булдыру турында фикерләр әйтелде.

Зур Чынлыдан Айзиля Мистякова "Балачакны яндыру түгел, ә яшәү кирәк" дигән программасында:

-Чүпрәле укучыларының үз мәктәп формасын булдыру кирәк, бу район имиджында үз төсмерен алачак, -диде.

Реклама

Спикерны сайлауда 35 депутат катнашты. Сайлау нәтиҗәләре буенча, Иске Шәйморзадан 28, 57 процент тавыш белән Кристина Французова район балалар Думасы спикеры итеп сайланды. Аның вице- спикеры урынна 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбеннән Альбина Алиуллова тәкъдим ителде.

Утырышның беренче нәтиҗәле эшчәнлеге белән район Советы рәисе Александр Шадриков тәбрикләп, барлык депутатларга значоклар тапшырды.

-Яшьләр белән эшлисе эшләребез бик күп. Әлеге эшчәнлектә сездән нәтиҗәле хезмәт таләп ителә. Әле яңа гына күкрәкләргә кадалган значоклар артында сезнең яшьтәшләрегезнең киләчәге тора, бүгеннән сез гади укучылар гына түгел, ә районыбыз тормышында үзгәрешләр кертергә сәләтле яшьләр. Ә без, үз чиратыбызда, һәрвакыт сезнең яңа идеяләрегезне куәтләргә әзербез,-диде ул.

Утырышны йомгаклап, балалар Думасының эшчәнлегендә төп урынны алып торган төрле юнәлешләрдәге комитетка рәисләр һәм әгъзалар сайланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: район балалар Думасы