Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле балалары җәен кайда ял итәчәк?

Ниһаять, мәктәп тормышы, көн саен дәрес эшләүләр артта калды. Укучыларны өч ай дәвамында алда күңелле һәм файдалы яллар көтә. Ә аларның шулай буласы өчен районда нинди эшләр алып барыла?

Әлеге уңайдан район Башкарма комитетында балаларның җәйге ялын оештыру буенча район комиссиясе утырышы үткәрелде. Укучыларның җәйге ялын оештыру, иминлекләрен тәэмин итү, аз керемле, социаль яктан тотрыклы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, ятимнәр, чит гаиләгә тәрбиягә алынган балаларның ялын оештыруга зур игътибар бирелүе турында сүз алып барылды.

Быелгы җәй ничек узачак, ниләр белән истә калачак? 2015 елның җәйге чорында балалар гадәттәгечә, "Акчарлак" («Чайка») лагеренда ял итә һәм сәламәтлеген ныгыта алачак. Биредәге ял ике сменада оештырыла һәм анда барлыгы 120 бала ял итәчәк.

Моннан тыш, белем бирү учреждениеләрендә, июнь аеның беренче көннәреннән, көндез эшләүче мәктәп лагерьлары балаларны кабул итәчәк. Ул барлыгы 21 мәктәптә оештырылачак, биредә 700 бала йөриячәк.

-2014-2015 уку елын 2796 укучы тәмамлый. Шуның 187се-11 сыйныф, 349ы-9 сыйныфлар. Гомумән, җәйге чорда төрле ял итү чаралары белән 1148 баланы да җәлеп итү каралган. Быел да экологик тәрбия бирү юнәлешендәге палаталы лагерьлар Алешкин-Саплык, Матак һәм Шланга мәктәпләрендә оештырылачак. Алар үз эшчәнлеген 10 июньнән башлый. Шулай ук, барлык белем бирү учреждениеләрендә дә хезмәт һәм ял лагерьлары эшләчәк. Анда 200ләп бала йөриячәк,-ди район мәгариф бүлеге методисты Резидә Мөдәррисова.

Социаль яклау идарәсе юнәлеше буенча да, балалар өчен яллар Апас районында урнашкан "Свяга" лагерында каралган. Анда 50ләп бала сәламәтлеген ныгытачак.

-Биредә яллар өч сменада оештырылачак. Беренчесе аның 29 майда башлана. Әлеге лагерьга барырга теләүчеләр социаль яклау идарәсендәге 7нче кабинетка, я булмаса 2-20-84 телефон номеры белән мөрәҗәгать итсеннәр, -ди социаль педагог Лилия Фәхретдинова.

Уку алдынгылары, төрле олимпиадаларда җиңү яулаучылар, актив укучылар төрле юнәлешләр буенча профиль сменалы лагерьларда ял итәчәкләр. Кыскасы, тик утырырга яратмаган, ялларын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрергә теләгән һәркем өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балалар җәе2015