Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле авылларында юллар яңартыла

Авылларга килә торган һәм авыл эчендәге урамнарда юллар яңартылса-халыкны борчыган иң авыр мәсьәлә хәл ителер иде. Август ае дәвамында авыл җирлекләрендә узган җыеннарда халык тарафыннан әйтелгән төп фикер бу.

Ни дисәң дә, халыкның яшәү рәвеше күпкә яхшырды. Һәр ике йортның берсендә, алай гына да түгел, ир-хатыны да җиңел машиналарда йөрүен исәпкә алсаң, билгеле, бу урынлы теләк. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та авыл белән шәһәр тормышы арасында аерма булмаска тиеш, дигән иде. Моның өчен республикада төрле программалар да эшли.

Авыл халкын борчыган мәсьәләләрне хәл итү уңаеннан үзара салым программасы кабул ителде. Халыктан җыелган сумма республика бюджеты тарафыннан дүрт тапкырга арттырылачак дигәч, күпләр моңа, шикләнебрәк карасалар да, күз алдында башкарылган эшләр мисалында киресен уйларга мәҗбүрләр хәзер.

Городище авыл җирлегендә

Әлеге җирлектә 1002 кеше гомер кичерә, барлыгы 324 йорт исәпләнә. Узган үзара салым җыю буенча референдум нигезендә әлеге җирлек халкы 300әр сум акча җыю турында килешкән. Дөрес, Городище авылына авылдашлары Николай Угасловның ярдәм итүенә дә "ак көнләшү" белән карарга мөмкин. Николай Угасловның туган авылы өчен башкарган эшләре бихисап. Ул: "Авыл эчендәге юлларны төзәтүне үзем башладым, үзем тәмамлаячакмын", дигән һәм сүзендә дә тора. Бүген авылның күп урамнарындагы юллар аның ярдәмендә төзекләндерү узган, шулай да әле эшлиселәр дә байтак.

Авыл җирлеге башлыгы Сергей Салифанов үзара салым акчасын Яңа Чәке авылындагы юлларны ясауга һәм башка эшләргә тотканлыкларын белдерде.

-Иң авыр эшләрнең берсе күпер иде. Аның өчен 6 метр озынлыктагы, 1,20 диаметрлы торба салып калдырдык. Әлегә тирә-яннары ясап бетмәгән. Моннан тыш, авылыбызда чишмәләр бик күп. Аларны саклыйсы, югалтасы түгел иде. Шуңа да быел әлеге чишмәләргә илтәсе юлларда, аларның тирә-яннарында төзекләндерү эшләре алып барабыз. "Фламинго" оешмасы хезмәткәрләре "Красное Городище" дип халык телендә аталган чишмә янында зур эшләр башкара.

Киләчәккә дә планнары зурдан городищелыларның. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын зурлап үткәрмәкчеләр алар. Моның өчен мәдәният йорты каршын ямьләндерергә, башкача итеп үзгәртү хыяллары белән яшиләр. Авылларыннан чыккан Геройлары белән дә хаклы горурланалар. Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга монумент куйдыруны максат иткәннәр. Ә быел эшлисе эшләргә килгәндә, Сергей Салифанов авылда чүп контейнерларын урнаштырып кына калмыйча, аның тирә-янын да тиешле корылма белән әйләндереп алачакбыз,ди. Ә алар 15 урында булачак икән.

Зур Аксу авыл җирлегендә

Городище белән чат янәшә урнашкан Зур Аксу авылы халкы да күршеләреннән калышмаска тырыша. Биредә дә үзара салым акчасын, референдум нигезендә, 300әр сум итеп җыялар. Нәтиҗәдә, бүген дәүләттән алган субсидия суммалары 955 мең 200 сумны тәшкил итә. Чуваш Бизнәсе белән Зур Аксу авылында җәмгысе 1376 кеше яши, 467 йорт исәпләнә.

-Үткән ел халыкның үз акчасына Ленин урамындагы юлларны ясый башладык. Барлыгы 2 км 500 метр озынлыктагы юллар шушы исәптән төзекләндерелде. Башлангычны күпләр хуплап каршы алды һәм референдумда да 100 сум түгел, 300әр сум җыелсак яхшырак булыр, диделәр һәм барлык акчаларны да юлларны яңарту өчен тотарга дип килештек. Бүгенге көндә республикадан үзара салым акчасына субсидия кайтты.

Хәзер менә Карл Маркс, Пролетарская урамнарына каты катламлы юл күтәртү белән мәшгульбез. Ленин урамы белән Октябрьская урамнарын тоташтырып бетерәчәкбез. Урамнарның озынлыгы 1500 км тәшкил итә. Горький, Фрунзе, 1 Мая урамнарында юл күтәртәсе бар. Кайберләрендә инде әлеге эшләр төгәлләнде. Килешү нигезендә әлеге эшләрне "Фламинго" җәмгыяте башкара. Гомумән, без 2015 елга юллар мәсьәләсен хәл итәрбез һәм башка эшләрне башларбыз дип исәплибез,-ди авыл җирлеге башлыгы Алексей Храмов.

Реклама

Чуваш Бизнәсе авылында фельдшер-акушерлык пункты төзелеше тәмамланган. Якын көннәрдә аны файдалануга тапшырачаклар. Киләсе елда әлеге авылда күпфункцияле үзәк төзелә башлаячак.

-Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кабул ителгән әлеге программа авыл җирлекләрендә күп мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итә. Киләчәктә дә анннан файдаланмакчы булабыз. Бу уңайдан киләсе референдумда үзара салым акчасын күбрәк кертү турында фикерләшәбез. Ул бит шушы авыл җирлеге файдасына-дүрт тапкырга арттырылып, янә үзебезгә кайтты менә,-ди Алексей Храмов.

Валентин Павлова:

-Элек резин итекләр белән дә үтә алмаслык юлларыбызның яңаруын күрү әйтеп бетергесез шатлык. Рәхмәт җитәкчеләргә!

Яңа Ишле авыл җирлегендә

Өч авылны берләштергән Яңа Ишле авылы җирлегендә дә үзара салым акчасын юллар төзекләндерүгә тоталар. Мондагы авыл халкы 200әр сум күләмендә үзара салым акчасы җыйган. Бүген алар дәүләттән 600 мең сумга якын субсидия алган.

-Бу көннәрдә Марат Камалетдинов бригадасы Яңа Ишле авылындагы юлларны күтәртү белән мәшгуль. Монда эшләр төгәлләнгәч, Яңа Кәкерле авылындагы юлларны ясый башлыйбыз. Көннәр коры торганда эшләрне төгәлләрбез,-ди Яңа Ишле авылы җирлеге башлыгы Радик Мөхәммәтҗанов.

Иске Кәкерле авыл җирлегендә

Иске Кәкерле авылы халкы соңгы елларда шәхсән үз тырышлыклары белән башкарган эшләрен горурланып саный ала. Ул-зират яннары тоту, күперләр ясау, юллар күтәрү һ.б. һ.б. Әле дә менә үзара салым акчасына Татар Төкесе һәм Иске Кәкерле авылындагы юлларны күтәртү, күперләр ясауга алынганнар.

-Авылда эшлисе эшләр күп, бер елда гына юллар төзелешен башкарып чыгу мөмкин түгел. Программа дәвам итсә, киләчәктә бу эшләр төгәлләнер дип уйлыйм,- ди авыл җирлеге башлыгы Сәхаутдин Хөсәенов.

Әйе, авыл халкына әлләни күп кирәкми. Юлы, суы булса, терлек асрарга мөмкинлек бирсәләр, булганына шөкер итеп яши белә ул. Авылларны саклап калу, анда яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешләрен яхшырту максатыннан кабул ителгән әлеге программалар дәвамлы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үзара салым юллар яңартыла