Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы 85 еллыгын билгеләп үтте

Чүпрәле районы 85 еллык юбилеен билгеләп үтте. Әлеге тарихи бәйрәм кысаларында район мәдәният йортында тантаналы чара булып узды.

Юбилейлы олы бәйрәм көнгә бик күп кунаклар кайткан иде. Алар арасында Чүпрәле районында туып, үскән якташларыбыз, район тарихында үз эзен калдырган шәхесләр бар иде. Алар өчен көннең иртәнге ягында Чүпрәле районы буйлап сәяхәт оештырылды. Кунаклар паркларда, район үзәгендә булдылар, соңгы елларда төзелгән объектларны карадылар. Ә алар аз түгел...

Соңгы биш ел эчендә генә дә район буенча бихисап эшләр башкарылды: мәктәпләр яңартылды, балалар бакчалары төзелде, спорт учреждениеләре барлыкка килде, аларның берсе булып, "Акчарлак" йөзү бассейны тора. Районны матурайту буенча да күпсанлы эшләр алып барыла: урамнар ямьләнә, чәчәкләр, куаклар утыртыла, тротуарлар салына, "Чиста су" программасы эшли. "Болар әле без эшләргә тиешленең бик азы, киләчәктә тагын да зур эшләр көтә", диде район башлыгы Александр Шадриков тантаналы чарада.

-Чүпрәле җирендә матур эзләр калдырган, район тормышы өчен яхшы эшләр кылган шәхесләрне белергә һәм онытмаска кирәк. Район үсешендә көнне төнгә ялгап хезмәт куйган авыл эшчәннәребезнең эше һәрвакыт мактауга лаек. Безгә аяз күк йөзе бүләк иткән Чүпрәле улларын, каһарман Геройларыбызның якты истәлеге мәңге сакларга тиешбез. Бүгенге көндә дә иҗтимгый тормышта активлыгы, көндәлек хезмәте белән райондашларыбызның тырышлыгы бәрабәренә Чүпрәле яңара, алга атлый. Без бергә булганда гына барысына да ирешә алачакбыз, киләчәктә дә районыбыз үссен, матурайсын, кешеләре исән-имин яшәсен,-диде Александр Шадриков.

Бәйрәм уңаеннан котлау сүзләрен Татарстан Республикасының Премьер министры Илдар Халиков җиткерде:

-Чүпрәле районы республикага бик күп шәхесләрен таныткан җир. Алар арасында Зәки Нури, Шәрәф Мөдәррис, Ринат Тәҗетдинов кебек иҗади кешеләр, Газинур Хайруллин кебек Геройлар, Татарстаннның эллекеге прокуроры Сәйфихан Нәфиев бар.Әлбәттә әлеге исемлекне тагын да санап булыр иде. Чүпрәле -ул авыл хуҗалыгы районы да. Җирдә эшләүче хезмәтчәннәре белән дә дан тота. Нәкъ менә шундый кешеләре булганга район данлыклы һәм һәрвакыт үсештә.

Соңгы елларда районның күп кенә үзгәрешләр кичерүен дә күрүе куанычлы. Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы районнарына күп игътибар бирелә. Бу киләчәктә дә шулай булачак. Республикада эшләүче программаларның барысы да халыкның яшәеш шартлары уңайлы булсын өчен эшләнә. Чүпрәлеләрнең киләчәк көнгә ышаныч белән каравы да хөрмәткә лаек. Киләчәктә дә бары тик яхшы гамәлләр һәм күркәм эшләр телим. Тагын биш елдан соң да: "Бары биш ел узды, ә эшләгән эшләребез бик күп" дирлек булсын.

Премьер-министр Илдар Халиков Минзаһит Юсуповка, Борындык элеваторының генераль директоры Васил Сәлаховка, район мәдәният бүлеге хезмәткәре Валерий Самойловка һәм "Туган як" район газетасының баш редакторы Резидә Җамалтдиновага дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Район оешуның 85 еллыгы һәм аның үсешендә лаеклы өлеш керткәннәре өчен район башлыгы Александр Шадриков ТАССРның атказанган укытучысы, профессор Иршат Гафаровка, ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллинга, «СК»Созидание» оешмасының финанс директоры Марсель Зариповка, прорабы Михаил Фимушкинга, "Шәйморза" хуҗалыгы механизаторы Камиль Әхмадулловка, балалар иҗат йорты мөгаллимәсе Галина Захаровага, « Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасының Чуваш Бизнәсе филиалы терлекчесе Нина Мартыновага һәм Уби филиалы китапханәчесе Ирина Павловага Рәхмәт Хатлары тапшырды.

-60-елларда истә әле Чүпрледә бер квадрат метр асфальт юл да юк иде. Шуңа да карамастан, биредә халык һәрвакыт яхшы яшәде һәм эшләде. Уңалыйлыклы тормыш шартлары районга үзе Татарстан Республикасында булып, Чувашия Республикасы һәм Ульяновск өлкәсе белән ызандаш булуы ярдәм итте һәм итә. Мин Чүпрәледә тууым белән чиксез горурланам. Районның бүген ирешкән уңышлары киләчәктә күп тапкырларга артуын телим,-диде якташыбыз, ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин.

Районны юбилее белән котларга якташлар җәмгыятеннән вәкилләр дә кайткан иделәр. Алар да чүпрәлеләрне бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.

Чүпрәле районы ул танылган артистлар, җырчыларның да кече Ватаны. Бәйрәм хөрмәтенә ИлСаф, Ринат Тәҗетдинов, Рафаэль Илясов, Людмила Сердцева, "Таң" ансамбле, Россия һәм Чувашиянең атказанган хезмәткәре Анатолий Музыкантовның "Сувар" хореогрфия коллективы концерт номерларын бүләк иттеләр.

Кичке якта да район үзәгендәге стадионда чүпәлеләр өчен зур концерт, лазерлы шоу һәм салют тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: равйон оешуга 85 ел