Чүпрәле районы 17нче урында
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2014 елның январь- сентябрь айлары өчен Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисадый үсешенең айлык рейтингы төзелгән.
2014 елның январь - сентябрь айларында рейтингта Чүпрәле районы 17 нче урынны били. Әлеге үзгәрешләр теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсенең кимүе, җитештерелгән товарларның артуы һәм салым күрсәткечләрнең яхшыруына бәйле.
Рейтинг белән тулырак министрлык сайтындагы «Социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм фаразлары» бүлегенең «Территориаль үсеш» бүлекчәсендә танышырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев