Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә инвалидлар декадасы старт алды

3 декабрь-Россиядә Халыкара инвалидлар көне. Чүпрәле районында башка регионнарда, районнарда кебек үк,1-10 декабрьгә кадәр Инвалидлар декадасы узачак. Шул уңайдан физик мөмкинлекләре чикләнгән райондашларны инвалидлар декадасында төрле чаралар көтә.

29 ноябрьдә район башкарма комитеты бинасында физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең кул эшләәнмәләре әйберләреннән хәйрия сату-күргзәмәсе оештырылды.

Район халкын социаль чклау идарәсе начальнигы Антонина Хәлилова әйтүенчә, "Акчарлак" йөзү бассейнында физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар Спартакиадасы, район мәдәният йортында Иҗат фестивале 5 декабрьдә, 6 декабрьдә район башкарма комитеты бинасында кул эшләнмәләренең хәйрия сату-күргәзмәсе узачак.

Реклама

Бүген Чүпрәледә физик мөмкинлеге чикләнгән 2573 кеше яши, шуның 98е 18 яшькә кадәрге балалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инвалидлар декадасы