Чүп җыймаган өчен Чүпрәледә эшмәкәр 15 000 сум штрафка тартылды
Районда санитар икеайлык дәвам итә. Һәркем, булсын ул- шәхси хуҗалык, эшмәкәр, оешма-предприятие үзенең тирә ягын җыештыру белән мәшгуль. Шулай да чистартуга битараф караучылар да юк түгел.
Район башкарма комитеты каршында админстратив комиссия утырышында төзекләндерү кагыйдәләренә буйсынмаган шундый бер эшмәкәрнең эше каралды. Нәтиҗәдә, ул ким дигәне дә 15 000 сумлык штрафка тартылды. Исегезгә төшерәбез, районны төзекләндерү кагыйдәләренә буйсынмаучы шәхси затларга иң киме 2000, вазифаи затларга 15 000 штраф билгеләнгән. Бу очракта алдын кисәтүләр бетерелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев