Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәлеләр халык санын исәпкә алуда цифрлы форматта катнаша ала

2019нчы ел башына Татарстанда 3 898 628 кеше исәпләнә. 76,9 проценты – шәһәр халкы, 23,1 проценты – авыл кешесе.

Киләсе 2020 елда халык санын алу яңача  – цифрлы форматта узачак. Исәпкә алучыларны эшкә җәлеп итү белән беррәттән, «Дәүләт хезмәтләре» («Госуслуги») порталындагы онлайн-анкета сорауларына җавап бирү мөмкинлеге дә барлыкка киләчәк. Исәпкә алу битендәге сорауларда үзгәрешләр булачак.

Хөкүмәт  тарафыннан  2020 елгы  Бөтенроссия халык санын алуның   бланк-битләре  расланды. Шул рәвешле, әлеге бланк-битләр нигезендә  илдә даими яшәүчеләр 30 сорауга җавап бирәчәкләр, ә  вакытлыча  илдә “кунак”  булучылар өчен  7 сорау әзерләнгән.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2019 елның 8 ноябрендәге 2648-р номерлы күрсәтмәсе нигезендә 2020 елгы Бөтенроссия халык санын исәпкә алу барышында  бланк-битләренең өч төрле  формасы кулланышта булачак.

Шуның “Л” формалысы  төп бланк  булып торачак  һәм анда социаль-демографик характеристикалар (җенес, яшь), гражданлык, милләт, телләр белү һәм аны файдалану, торак шартлары, белем, эш белән тәэмин ителү  һәм яшәү өчен  чыганаклары булу турындагы мәгълүматлар – барлыгы 23 сорау,  Россия территориясендә даими яшәүче һәр кешегә (балаларны да кертеп) тутырыла.

“П”  формалы бланк халыкның торак шартлары турындагы мәгълүматларны җыю өчен кулланылачак. Ул 7 сорауны үз эченә алган, шул исәптән торак йортның төре, төзелү вакыты, гомуми мәйданы, бүлмәләрнең саны турында булачак.

“В”  формалы бланк–башка илдә даими, ә Россиядә вакытлыча яшәүчеләр  өчен булачак.  Бланк  кешенең җенесе, яше, даими яшәү урыны, Россиягә килүенең максаты, биредә  кайчанга кадәр яшәячәге турындагы мәгълүматларны белү өчен сорауларны үз эченә алган.

Исәпкә алу яңалыкларының берсе булып, халыкның чит телләрне дә белүләре һәм аны көндәлек тормышта ни дәрәҗәдә кулланулары тора.  Бу мәгълүматлар белем бирү программаларының нәтиҗәлелеген, милли мәктәпләрдә аның  ихтыяҗ дәрәҗәсен бәяләргә, шулай ук мәдәни инициативаларга ярдәм итүнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләргә мөмкинлек бирәчәк.

Халыкның яшәү өчен  чыганаклары булу турындагы сорауга бары тик:  “хезмәт хакы”, “эшмәкәрлек кереме”, “пенсия”, “пособие” һ.б. дип җавап язу җитә.  Аларның күләме, я булмаса эш бирүче турындагы тулы һәм өстәмә мәгълүматлар язу кирәкмәячәк.

«Мәгариф турында»гы закондагы үзгәрешләр халыкның белем дәрәҗәсе турындагы сорауга өстәмәләр кертүне таләп итте. Шулай итеп, бланкта «мәктәпкәчә белем бирү» язуы булачак, ә «урта белем» өлеше  «квалификацияле эшче, хезмәткәр» һәм «урта буын белгече»нә бүленгән. Югары белем турындагы мәгълүмат закон нигезендә: «бакалавриат”,  “специалитет”, “магистратура» бүлекләрен үз эченә алган.

–Бөтенроссия халык санын исәпкә алу 2020 елның 1-31 октябрендә илнең бөтен территориясендә узачак. Барып җитәргә ерак һәм авыр булган районнарда яшәүче халык санын 1 апрельдән башлап 20 декабрьгә кадәр исәпкә алачаклар.

Сан алучылар планшетлар тотып фатирларны һәм йортларны йөреп чыгачак һәм интернет-җанисәптә катнашмаган кешеләрне сораштырачак. Кәгазьдә исәпкә алу  бары тик аерым очракларда гына башкарылачак. Мәсәлән, планшет кинәт сафтан чыгып киткәндә.

«Дәүләт хезмәтләре» («Госуслуги») порталында «Халык санын исәпкә алуны узарга» дигән хезмәт барлыкка киләчәк, шуңа басып, үзең һәм гаилә әгъзаларың турында мәгълүматны тутырып булачак. Аннары электрон җанисәптә катнашу турында код бирелә. Җанисәп үткәрүче хезмәткәр өйгә килгәч, аңа шул кодны күрсәтергә генә кирәк булачак, ул кабат сораулар биреп тормаячак.

Исәпкә алучылар махсус киемнәрдә йөриячәк һәм шәхси документы-паспорты белән  раслаганда гына гамәлдә булган таныклыкка ия булачаклар.

Халык санын алганда исем-фамилияне дә, бернинди документ мәгълүматын да сорамыйлар – шуны истә тотарга кирәк. Әгәр үзен халык санын алучы дип таныштырган кеше паспортыгызны сораса, ул – мошенник.  Моннан тыш, исәпкә алу участоклары эше оештырылачак. Җанисәпнең финал өлешендә,  28-31 октябрьдә, торак биналар контроль тикшерү узачак, -ди халык санын исәпкә алу буенча райондагы вәкил Андриан Борисов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев