Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәлеләр Казан ярминкәсендә 32 сәүдә ноктасы оештырган

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре агымдагы ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Бүген Чүпрәле районы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре Казан шәһәрендә узган ярминкәдә үз продукцияләрен кабат тәкъдим иттеләр. Чүпрәлеләр үз продукцияләрен Киров районының Батыршин урамында саттылар.

Башкала халкына авыл хуҗалыгы продукциясе ассортиментын сайлау мөмкинлеге зур иде. Гомумән алганда, чүпрәлеләр тарафыннан 32 сәүдә ноктасы оештырылган, 2 млн 400 меңнән артык продукция тәкъдим ителгән.

Чарада шулай ук Чүпрәле районы мәдәният учреждениеләренең иҗат коллективлары да катнашты.

Реклама

Район башлыгы Марат Гафаров Instagram да рәхмәт сүзләре җиткерде.

"Ярминкәдә катнашкан барлык авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә, авыл җирлекләренә, мәгариф учреждениеләренә һәм мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәт!»,-дигән ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев