Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә юбилярны котладылар

Татар Бизнәсе авылында яшәүче Маһирә Айнуллова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Бүген ул кызы Надирә һәм кияве Рәшит тәрбиясендә яши. Гаилә җылысы, туганнарының, оныкларының һәм якыннарының мәхәббәте аңа тормышның һәр мизгеленә сөенеп яшәргә көч һәм дәрт бирә.

Ул Иске Чокалы авылында туган, сугыш елларында колхоз кырында өлкәннәр белән бергә башаклар җыйган. Аннан соң күп еллар Чүпрәле урта мәктәбендә, аннары район кулланучылар җәмгыятендә җыештыручы булып эшләгән. Аның язмышы шул авыр елларда яшәгән күп кенә кешеләрнең язмышыннан аермалы түгел. Дәһшәтле сугыш һәм сугыштан соңгы авыр вакытта балачагы, яшьлеге, олыгайган чоры уза. Бүген дә ул елларны күз яшьләре белән искә ала Маһирә әби: «без бай яшәмәдек, ирем Камил белән 11 бала үстердек, бик күп эшләдек, үз көчебезне кызганмадык», - ди. Хезмәт ветераны үзен бәхетле кеше дип саный, чөнки аның инде ике дистәгә якын оныкчыгы бар. Фидакарь хезмәте өчен күп бүләкләргә ия.

теманы дәвам итеп

Юбилярны котларга Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов һәм Марс авыл җирлеге башлыгы Рафик Җамалетдинов килде. Данис Абдулхарис улы Маһирә Абдулкадыйровнага чәчәк бәйләме һәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинның Котлау открыткасын, истәлекле бүләк тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев