Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә милли проект буенча тормышка ямь бирүче эшләр башкарыла

Милли проектлар

Илебез төбәкләрендә халыкның тормыш сыйфатын һәм көнкүрешен яхшыртуга юнәлдерелгән милли проектлар булдыруны раслаган Указга 2018 елда, Россия Президенты В.В.Путин кул куйган иде.

Төрле тармакларны, төрле өлкәләрне үстерү, модернизацияләү, һәрьяклап заманчалаштыру милли проектларның максаты итеп куела. Инде хәбәр ителгәнчә, 2019 – 2021 елларда Татарстан Республикасында милли проектларны тормышка ашыру өчен 44,6 миллиард сум акча каралган. Бу акчага яңа сәламәтлек саклау, белем бирү, мәдәният объектлары һәм җәмгыять тормышында әһәмиятле роль уйнаган башка биналар төзеләчәк, булганннарына модернизация ясалачак. Милли проектлар 2024 елга кадәр гамәлдә булачак һәм финанслау суммасы да елдан-ел артачак.

Агымдагы елда безнең районда милли проектларның алты төрдәге юнәлеше буенча эшләр башкарылды. “Экология”, “Торак һәм шәһәр мохиты”,  “Кече һәм урта эшмәкәрлек, шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү”, “Мәгариф”, “Санлы икътисад”, “Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары” проектлары алар. Әлеге  илкүләм проектлар буенча эшләнгән эшләрне контрольдә тоту “Бердәм Россия” партиясенә йөкләнгән. Монда шуны да искәртик, Татарстанда илкүләм проектларга кадәр үк инде хөкүмәтнең кырыклаган программасы гамәлдә иде. “Экология” юнәлешендә агымдагы елда республикада 4227,6 гектар урман үсентеләре утыртылды, Иске Чүпрәле авылында исә 45 мең төп чыршы районыбыз һавасын сафландырачак. Моның өчен 540 мең сум акча тотылды.

 “Торак һәм шәһәр мохиты” проекты буенча Иске Чүпрәленең Үзәк урамында 16948,8 мең сумлык эш башкарылды. “Мәгариф” проекты Чуваш Чүпрәлесе гомуми урта белем бирү мәктәбендә төзекләндерү эшләрен колачлады. Тармаклы технологияләр техникумының сыйныф бүлмәләре компьютерлар, интерактив комплекслар һәм ноутбуклар белән тулыландырылды.

Юлллар төзекләндерү буенча эшләр, нигездә, Казан – Ульяновск –  Иске Чүпрәле юнәлешләрендә башкарылды. Моның өчен 22 млн. 930 мең сум финанс чыгымнары сарыф ителде. Болар барысы да авылда яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешен яхшырту, заманча һәм уңайлы мохиттә яшәтү максатыннан эшләнә. Милли проектлар һәм республикабыз хөкүмәте программалары алдагы елларда да уңышлы дәвам итәр, дигән ышаныч бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев