Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров: Әни-ул безнең саклаучыбыз, яклаучыбыз

Әниләр көне, ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә.

Әниләр көне уңаеннан Чүпрәле районы башлыгы Марат Ринат улы Гафаров Әниләр һәйкәленә чәчәкләр салды.

Тантана барышында ул барлык әниләрне, әбиләрне, хатын-кызларны Әниләр көне белән котлады.

- Әни-ул безнең саклаучыбыз. яклаучыбыз, ул-безнең җылы өебез, ул-безнең галәмебез. Һәм бүген без Сезгә тормыш биргәнегез, тәрбиягез һәм безне һәрдаим кайгыртканыгыз өчен зур рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Без кайда гына булсак та, кем генә булсак та, әниләребез турында һәрвакыт уйларга һәм аларга игътибар бирергә тиеш. Безгә бүген биргән җылылыгыгыз,, игелегегез өчен  рәхмәт сезгә. Сезгә озын гомер, сәламәтлек телим, балаларыгыз һәм оныкларыгыз сезне куандырып торсын иде.  Бәйрәм белән! - диде Марат Гафаров.

Исегезгә төшерәбез, Әниләр көне, ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев