Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле мөселманнары «Татарча диктант» акциясенә кушылды

Бүген, сәфәр аеның 20-нче көнендә, Иске Чүпрәле авылы мәчетендә Бөтендөнья «Татарча диктант» белем бирү акциясе уздырылды.

 

Район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов, хәләл җөфете- район мөслимәләр берлеге рәисе Энҗия абыстай Шәрәфетдинова белән берлектә, дин әһелләре, ял көне мәктәбенә укырга йөрүчеләр, район мөселманнары – барлыгы 40лап  кеше татар телендә диктант язуда үзләрен сынап карады.

Алар Роберт Миңнуллинның «Мин кулыма китап алам» әсәреннән өзек язды. Текстны район тармак технологияләр техникумының татар теле һәм әдәбияты мөгаллимәсе Дилүзә Аббазова укыды.

Район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов һәм диктант язу эшләренә әзерлек күрүче мөхтәсибәтнең оештыру бүлеге җитәкчесе Фәргать Нәүметов “контроль эш” язуында катнашкан һәм шул рәвешле телебезне саклау һәм үстерү эшенә үз өлешен керткән  барлык мөселманнарга олы рәхмәтләрен белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев