Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Шланга авылында яшәүче Заһирә апа Миннибаева 95 яшен тутырды

Шланга авылында яшәүче Заһирә апа Миннибаева 95 яшен тутырды. Күпме бу азмы? Юбиляр үзе "Бик озын гомерле булдым", ди. Ә шушы яшьтәге төпле акылы, хатирәләрне барлавы буенча исә аңа әлеге яшьне бер дә бирәсе килми.

Заһирә апа Шланга авылыныкы. Күп балалы гаиләдә, сигез кыз һәм 1 бер ир-бала үсәләр алар. Сугыш елларындагы авырлыкларны искә алганда, туңган бәрәңге орлыкларын ташуларын. Урман кисүләрен сөйли ул.

-Күпне күрдек, авырлыклардан курыкмадык, эшләдек, мөгаен шундый нык кеше булганга сәламәтлегем дә әйбәт, гомерем дә озын булгандыр. Хезмәтебез өчен 1әр кг ипи бирәләр иде, ач та булмадык, эшле кеше, икмәкле кеше ул,-ди Заһирә апа.

Сугыш башланганда ул тормышта була, кулында 6 айлык кызчыгын тотып, тормыш иптәшен Расыйны фронтка озата. Шул китүеннән аннан бернинди хәбәр дә килми башлый, әллә исән, әллә югалган, кем дә белми...

Сугыш тәмамлана. Кайнансы белән гомер иткән Заһирә иренең сугыштан кайтуына бөтенләй өметен өзә. Ә менә кайнанасы бик акыллы карчык була. Килененең алдагы тормышын үзе хәл итеп, тормышка чыгарга өнди. Шулай итеп, Заһирә авылдашы Фәйзрахман белән гаилә кора., җиде бала тәрбияләп үстерәләр. Кайнаналары турында онытмый, хәл-әхвәл белешеп, ярдәмләшеп яшиләр алар.

Реклама

Бүген Заһирә апа улы Фәрит һәм килене Гөлинә тәрбиясендә гомер кичерә. "Бергә торуыбызга 30 елдан артык инде безнең", -ди ачык йөзле килене. Оныклары да күбәү акъәбинең, 30 дан артык.

Тормыш иптәше белән бер улын җирләгәннәр. Шатлыгын да , кайгысын да бергә үткәрәләр.

Бәйрәм уңаеннан юбиляр янына традиция белән кунаклар: район Советы аппараты җитәкчесе Эмиль Әхмәтов һәм авыл җирлеге башлыгы Альберт Мөхәрррәмов килделәр. Заһирә апага Россия Президентының һәм район башлыгының да тәбрикләүләрен җиткерделәр. Туган көнгә теләкләр теләгәндә, 100 гә җитәргә вәгъдә куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев