Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Шланга авылы мәдәният йортына Сертификат тапшырылды

2014 ел-республикада Мәдәният елы буларак уза. Шуңа да хөкүмәтебез тарафыннан Татарстанда мәдәният һәм сәнгать өлкәсенә аеруча игътибар бирелә.

Бүгенге авыл мәдәният йортларын гына алыйк. Әлеге биналар авыл халкы өчен төрле күңел ачу чарасы гына түгел, ә төрле мөһим сәяси, спорт чаралары үткәрүдә дә зур урын алып тора. Соңгы елларда мәдәният учакларын яңарту, төзү-республикада өстенлекле юнәлешләрнең берсе. 2006 елдан республикада, шулай ук, физкультура-сәламәтләндерү комлекслары төзү программасы гамәлгә ашырыла башлады. Әлеге проект та яшүсмерләрнең, гаиләләрнең сәламәт тормыш рәвеше алып бару һәм ял шартлары булдыру өчен юнәлдерелә.

Быелдан исә "Бердәм Россия" партиясе авыл мәктәпләрендә спортзаллар төзекләндерү буенча проектын башлап җибәрә. Ел дәвамында илебезнең 30 регионы буенча 2500 белем бирү учреждениеләрендә спортзалларны төзекләндерү һәм кирәкле җиһазлар белән тәэмин итү каралган.

Республика районнарында Сабантуй бәйрәме узасы көннәрдә "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлеге мәдәнятчеләр өчен зур бүләк әзерләгән иде. Чүпрәле Сабантуенда мәдәният хезмәткәрләрен тантаналы бүләкләү вакытында район башлыгы Александр Шадриков Шланга авылы мәдәният йорты җитәкчесе Рифкать Мөхәммәтшинга "Бердәм Россия" партиясеннән спорт инвентарьлары (өстәл теннислары) алу өчен Сертификат тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сертификат