Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Аунап яткан төзелеш материаллары, чистартылмаган чүп- чар өчен 2000 сум штраф түлисе

Район башкарма комитеты каршында эшләп килүче чисталык комиссиясенең чираттагы утырышында кабаттан чисталык проблемалары күтәрелде. Әлеге дә баягы рөхсәт ителмәгән урыннарда аунап яткан төзелеш материаллары, чистартылмаган чүп- чар...

Боларга нык игътибар итүче чисталык комиссиясе авылларда еш булалар. Әлбәттә, алар законга буйсынмаучыларны кисәтеп кенә калмыйлар, комиссия алдына чакыртып йөзеңне кызарталар, аннан соң ике мең сум штраф "чәпәп" куялар. Бу әле "минимум" дигәне генә. Ә инде эшең тагын да катлаулырак икән, ул сумма ун мең сумга кадәр дә җитәргә мөмкин. Анысы комиссия карамагында. Әлеге комиссия утырышында беренче генә катнашуым түгел. Биредәге хәлләрне күзәтеп, тыңлап, анализлап утырганда күңелне авыр хисләр били. Нигә соң әле безнең халык шушы кадәр сансыз, әллә урыннардагы җирлек башлыкларының халык белән эшләве җитешеп бетмиме? Матак авылы җирлеге башлыгы Валерий Михайлов та комиссия утырышында катнашты. Матак, Мунчәли һәм Чуваш Ишлесе авылларында яшәүче Татьяна Одинокова, Роберт Гелметдинов һәм Петр Падюкиннарның административ хокук тәртибен бозганнары өчен аны да чакырганнар. -Кисәтеп торабыз, "кызыл сызык"тан чыгарга ярамаганны, чүпне чистартырга кирәклеген барысы да белә. Бирегә чакыртып җаваплылыкка тартмыйча аңламыйлар күрәсең,- ди җирлек башлыгы Валерий Михайлович. Хайбулдино авылыннан Сергей Чернов белән Надежда Шәрәфетдиновага да комиссия алдында йөз кызартырга туры килде. Чисталык комиссиясе рейдлар белән йөрүен дәвам итә. Шуңа күрә йорт- җир территориясеннән тышкы якта яткан төзелеш материалларына, чүп- чарга игътибарлы булыгыз. Комиссия килеп төшә күрмәсен. Ике мең сум штраф аз түгел, алай гына булса әле?! Тагын шунысы аяныч, кайберәүләр урамда боҗралардан кое ясап өйдәге туалет канализациясен шунда тоташтыралар. Чиста яшик, җәмәгать! Кирәкмәгән җирдә бүрәнәләр, кирпечләр аунатмыйк. Мал туарыбызны тиешле урынга арканлыйк, кыскасы авылларда тәртип булдырыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төзекләндерү кагыйдәләре