Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Шикәр чөгендерен казыту дәвам итә

Соңгы вакытларда көннәрнең бераз салкынайтуы нәтиҗәсендә яңгырлар явудан туктау басуларда шикәр чөгендере уңышын җыеп алырга мөмкинлек бирде.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 16 октябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, район буенча шикәр чөгендере культурасы 1926 гектар мәйданнан җир өстенә казытып чыгарылган һәм 75114 тонна татлы тамыр кагатларга салынган. Һәр гектардан чыккан уңыш уртача 390 центнерны тәшкил итә.

"Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында 1193 гектар мәйдандагы 54615 тонна татлы тамыр җир өстенә казытып чыгарылган һәм һәр көнне кабул итү пунктларына озатыла. "Цильна" җәмгыятендә 621 гектар мәйдандагы 31050 тонна шикәр чөгендере җир өстенә казытып алынып, кагатларга салынган һәм кабул итү пунктларына озату эшләре дәвам итә.

Хуҗалыкларда һәм агрофирма филиалларында, шулай ук, терлек азыгы әзерләү-силос салу эшләре дә бара. Бүгенге көндә район буенча 33000 тонна азык берәмлеге әзерләнгән. Район буенча шартлы бер баш терлеккә уртача 30 центнер азык берәмлеге туры килә. "Цильна" җәмгыятендә әлеге сан-37, "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында-29, "Шәйморза" хуҗалыгында-28, "Низамов" крестьян-фермер хуҗалыгында-24, "Азык-Чүпрәле" җәмгыятендә-23, "Хафизов" крестьян-фермер хуҗалыгында 21 центнерны тәшкил итә. Район буенча шартлы бер баш терлеккә уртача 33 центнер азык берәмлеге әзерләнергә тиеш. Кукурузны силоска салып бетергәч исә, норма тулысынча үтәләчәк, кышкы чорга малларга җитәрлек дәрәҗәдә азык запасы тупланачак, диләр белгечләр.

Реклама

Бүгенге көндә район терлекчеләре көн саен 51,8 тонна сөт җитештерәләр. Бер сыерга туры килгән уртача савым-11,2 килограмм.

-Хәзерге вакытта уҗым культуралары күтәрелде. Алар исә шикәргә, энергиягә һәм каротинга бай. Малларны басуларга чыгарып ашату уңай нәтиҗәләр бирәчәк. Беренчедән, сөт җитештерү күләмен арттырса, икенчедән, сыерларның теләккә килүен яхшырта. Шуңа да хуҗалыклар җитәкчеләре, терлекчелек белгечләре малларның көндезләрен уҗым басуларында ашатылуын оештырырга бурычлы,-ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Айваз Абязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы