Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Шикәр чөгендерен алу дәвам итә

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 7 октябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, район буенча шикәр чөгендере культурасы 1178 гектар мәйданда җир өстенә казытып чыгарылган һәм барлыгы 45942 тонна татлы тамыр кагатларга салынган. Һәр гектардан чыккан уңыш уртача 390 центнерны тәшкил итә.

"Цильна" җәмгыятендә 363 гектар мәйдандагы 18150 тонна татлы тамыр казытып алынып, кагатларга салынган һәм аларны кабул итү пунктларына озату эшләре оештырылган. "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында 751 гектар мәйдандагы 33841 тонна шикәр чөгендере кабул итү пунктларына озатуга әзер. Биредә эш ике сменада оештырылган.

Соңгы вакытларда яңгырларның туктап торуы да механизаторларга шикәр чөгендере плантацияләрендә эшне кызулатырга мөмкинлек бирә. Хуҗалыкларда һәм агрофирма филиалларында аяз, коры көннәрдән нәтиҗәле файдаланып калырга тырышалар, булган бар техниканы оптималь файдаланып, казытып, җир өстенә салынган татлы тамырларны тиз арада кабул итү пунктларына озатып бетерү хәстәрен күрәләр. Хуҗалыкларга һәм филиалларга беркетелгән КамАЗ автомобильләре кабул итү пунктларына көненә 2-3әр рейс ясарга өлгерәләр.

Реклама

Хуҗалыкларда шикәр чөгендере культурасын казытып алу белән бер үк вакытта рапсны урып-суктыру эшләре дә дәвам итә. Бүгенге көндә район буенча 2237 гектар мәйдандагы рапс культурасы урып-суктырылган. Шул ук вакытта хуҗалыкларда терлек азыгы булган кукуруздан силос салу эшләре дә тулы куәтенә бара.

"Октябрь аеның беренче ункөнлеге дә тәмамланып килә. Һава шартлары бөтенләй бозылып китеп, тоташ яңгырлар башланганчы силос салу, рапсны суктырып алу һәм шикәр чөгендере уңышын җыеп алып, кабул итү пунктларына озату эшләрен тәмамлыйсы иде. Шуңа да басулардагы соңгы эшләрне башкару темпларын тизләтү таләп ителә", -дип киңәш итәләр авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шикәр чөгендере