Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чәчүлекләргә даими тәрбия кирәк

Район буенча чәчү тәмамланды. Әмма басуларда эш тукталып тормый, бер-берсенә бәйләнеп, алып барыла.

Бүгенге көндә сабан ашлыклары чәчүлекләренә ашлама кертү эшләре тулы куәтенә бара. Район буенча әлеге эш 12200 гектарда башкарылган да инде. Шул исәптән, әлеге эш "Цильна" җәмгыятендә 2800 гектар, "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында 7500 гектар, "Агро-Транспорт" җәмгыятендә 896 гектар мәйданда башкарылган. Соңгы көннәрдә явып үткән яңгырлар чәчүлекләргә кертелгән ашламаның җиргә сеңеп үзләшүенә дә уңай йогынты ясый. Шуңа да җирнең дымлы булуыннан файдаланып, чәчүлек мәйданнарга ашлама кертү эшен тагын да тизләтү мөһим. Бер үк вакытта чәчүлек мәйданнарга чүп үләннәренә һәм корткыч бөҗәкләргә каршы химикатлар сибү эшләре дәвам итә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган соңгы мәгълүматларга караганда, район буенча 15200 гектар мәйдандагы чәчүлекләр чүп үләннәренә каршы гербицид белән эшкәртелгән, шул исәптән, бөртеклеләр-5329 гектарда, чөгендер мәйданнары 1770 гектарда, уҗымнар 8212 гектарда эшкәртелгән.

"Цильна" җәмгыятендә шикәр чөгендере һәм уҗым чәчүлекләрен чүп үләннәренә каршы беренче тапкыр эшкәртү эшләре төгәлләнгән, бөртеклеләр 720 гектарда эшләнгән. "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында 7824 гектар мәйдандагы чәчүлекләр чүп үләннәренә каршы эшкәртелгән, уҗым чәчүлекләрен эшкәртү эшләре тәмамланган, шикәр чөгендере мәйданнарын эшкәртү соңгы гектарларда алып барыла.

Реклама

"Чүпрәле-Азык" җәмгыятендә дә соңгы вакытларда эш темпы артты. Бүгенге көндә биредә 1407 гектар мәйдандагы чәчүлекләр чүп үләннәренә каршы эшкәртелгән. Район буенча 6300 гектар мәйдандагы чәчүлекләрдә корткыч бөҗәкләргә каршы эшкәртү эшләре башкарылган. Шул исәптән, әлеге эш "Цильна" җәмгыятендә-2000 гектар, "Чүпрәле-Азык" җәмгыятендә-962 гектарны, "Агро-Транспорт" җәмгыятендә 764 гектарны, "Шәйморза" хуҗалыгында 600 гектарны тәшкил итә.

Ә менә "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында чәчүлекләрне корткычларга каршы эшкәртү темпын арттыру таләп ителә. Биредә әлегә 350 гектардагы чәчүлекләр генә корткычларга каршы эшкәртелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы