Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Бүгенге көнгә Чүпрәледә 4811 тонна печән әзерләнгән

Озакка сузылган корылык Чүпрәле халкын тәмам хафага салды. Соңгы мәртәбә 17 майда җиде миллиметр күләмендә генә яуган яңгырлардан соң, явым- төшем бөтенләй күзәтелмәде. Шуның өстенә 35 градуска кадәр эсселек үсемлекләрне тамырына кадәр пешерде.

Авыл агае һаман яңгыр көтте. Ходайга да ялвардылар. Уч хәтле болыт кисәге күренсә дә явым өмет иттеләр. Ниһаять, Ходайның әмере белән күптән көткән яңгыр да яуды, бөтенләй сүнеп килә торган ышанычка аз гына булса да өмет уянды.

-Терлек азыгы әзерләүдә зур югалтулар булды. Район буенча да һәр баш терлеккә уртача җиде центнер азык берәмлеге генә әзерләнде. Дөрес, эшне белеп оештырган хуҗалыкларда ул күрсәткеч шактый югары. "Цильна" җәмгыятендә, мәсәлән, 12 центнернерга якын азык берәмлеге тупланды. Биредә үткән елгы азык запасы да бар,-ди агроидарәнең терлекчелек буенча консультанты Айваз Абязов.

Реклама

Бүгенге көнгә районда 4811 тонна печән әзерләнгән (планның 63 %) һәм 15494 тонна сенаж (планның 39%) салынган. Ничек кышларбыз?

-Бөтен ышаныч катнаш азык һәм берьеллык үләннәрдә, аларның гомуми мәйданы 7625 гектарны тәшкил итә, кукурузга да зур ышаныч бар. Икенче кат чабуга күпьеллык үләннәр җитешмәде. Алар да бит тугыз мең гектарга якын мәйданны били. Оешма һәм предприятие коллективлары да яфраказык әзерләүдә активрак ярдәм итсә иде. Әлегә район башкарма комитеты, хәрби комиссариат һәм редакциядән кала, башка оешмалар җиткерелгән заданиене үтәүгә бик атлыгып тормыйлар. Берничә көн ачык һавага чыгып эшләгәннән зыян булмас дип уйлыйм,- дип дәвам итә сүзен Айваз Абязов. Быел салам да алтын бәясендә булыр кебек. Шуңа күрә саламны тапату да тыелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: печән әзерләү чоры