Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Бөтенесен дә кадрлар хәл итә

Россиянең хокук саклау органнары зур реформа кичерде. Аның халыкчанлыгын һәм хезмәтенең нәтиҗәлелеген тагын да сыйфатлырак итү максатыннан эчке эшләр органнары системасында эшләүчеләрне аттестация үткәрделәр. Полиция структураларындагы эшчәнлекне нигездән яхшырту, беренче чиратта, кадрларның махсус әзерлекле булуына бәйле. Шул уңайдан РФ Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге начальнигы ярдәмчесе, личный состав...

-Күреп торганыгызча, Россиянең төрле төбәкләрендәге эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре китереп чыгарган күңелсез вакыйгалар һәрчак киң җәмәгатьчелек тарафыннан тикшерелә, бәя бирелә. Кадрларның үз хезмәтен ничек башкарулары, һөнәри осталыклары, психологик әзерлекләре кайчандагыга караганда да игътибарны ныграк җәлеп итә. Бүген безнең бүлектә 52 хезмәткәр эшли. Аларның 40ы - офицер, 26сы югары һәм махсус урта белемле. Алга таба коллективны сыйфат ягыннан ныгыту буенча төрле чаралар күрелә. Шушы максаттан эчке эшләр органнарында эшләү өчен төрле уку йортларына укучылар да җибәрәбез. Соңгы елларда безнең юллама белән РФ Эчке эшләр министрлыгының Казандагы юридик институтына барырга теләк белдерүчеләр күбәйде. Бу әйбәт күренеш. Чөнки анда юриспруденция һәм хокук саклау эшчәнлеге профильләре буенча үтә дә төпле белем бирәләр. Россия Федерациясенең 2011 елның 30 ноябрендә гамәлгә кергән "РФ органнарындагы хезмәт турында"гы ФЗ-342 номерлы законында бәян ителгәнчә, әлеге институтка психофизиологик параметрлары туры килгән, сәламәтлеге әйбәт булган һәм урта белемле, 25 яшькә кадәрге РФ гражданнары кабул ителә. Көндезге формада укучылар һәм тыңлаучылар эчке эшләр органнарына хезмәткә алынган булып саналалар, курсант буларак аларга "полиция рядовое" дигән махсус звание бирелә. Аларга шулай ук полиция хезмәткәрләренә каралган кебек үк, хокуклар һәм бурычлар йөкләнә, ташламалар һәм компенсацияләр бирелә. Вазифалары һәм званиеләре буенча 12 мең сум күләмендә оклад (яхшы укучыларның окладларын арттыру яисә премия каралган), 30 көнлек җәйге отпуск һәм 14 көнлек кышкы каникул билгеләнә. Уку еллары стажга керә. Укуның бөтен чорында да курсантлар һәм тыңлаучылар дәүләт тәэмин ителешендә торалар. Алар шулай ук түләүсез форма киемнәре белән дә тәэмин ителәләр. Диплом алганнан соң "полиция лейтенанты" дигән звание бирелә.

Эчке эшләр органнарына белемле, акыллы кадрлар һәрчак кирәк. Шуңа күрә яшь лейтенантларны эшкә урнаштыру һәм аларга вазифа бирү гарантияләнгән. Моннан чыгып әйтәсе сүзем шул, районыбыз яшьләре һичшиксез тормышта үз урыннарын табарга тиеш. Моңа без битараф була алмыйбыз.

Реклама

Бүгенге көндә хокук саклау органнары хезмәтенә тугры калып, бөтен барлыгын шушы җаваплы эшкә багышлаган хезмәткәрләребез дә шактый. Личный составның күпчелек офицерлары Төньяк Кавказ регионында зур чыныгу алды, аларның барысы да алга куелган бурычларны тайпылышсыз үрнәк төстә үтәп, хөкүмәтебез бүләкләренә лаек булдылар. Әле кичә генә хезмәттәшләребез Вадим Чернов һәм Газинур Иматдинов шушы регионда алты айлык командировкадан исән-имин кайтып төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: полиция