Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Борындык элеваторы хезмәткәрләре Раиләгә электроколяска бүләк иттеләр

Шланга авылында яшәүче Раилә Сатдинованың тагын бер хыялы чынга ашты.Тумыштан үз аягына басып йөри алмаган бу мөлаем, һәрвакыт ачык йөзле кызга заманча пульт белән идарә итә торган инвалид коляскасы бүләк иттеләр. Әлеге изге гамәлне Борындык элеваторы җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре башкарды.

Раилә гадәти гаиләдә үскән кыз бала. Әнисе Тәнзилә һәм әтисе Равил өчен ул икенче бала. Тумыштан физик яктан чикле булу да аның өчен хөкем карары түгел. Раилә яхшы белгән райондашларыбыз аны һәрвакыт ниндидер чараларда, бәйрәмнәрдә катнашуын күрәләр. Ул бик ачык һәм кызыклы әңгәмәдәш, һәрнәрсә белән кызыксына, дуслары да бик күп.

Әнә шундый үҗәтлелеге, һәрвакыт эзләнүдә булуы - тормышта үз урынын табарга да ярдәм итә. Ул шигырьләр дә яза, матур җырлый да. Хыялы Казанда курслар узып, гүзәл затларга косметик хезмәтләр күрсәтү. "Гомумән, һәр өлкәдә кайнарга яратам мин", - ди ул.

Раиләгә быел актив хәрәкәтле колясканы иганәчеләр ярдәм итәләр инде. Монысы исә тагын да заманча, үзйөрешле, Германиядә эшләнеп, Мәскәүдән кадәр кайтарылган.

Әлеге хыялы турында элеватор хезмәткәре Фәһим Бикчәнтәев газета битләреннән укып белә, туганнарына, дусларына да сөйли, җитәкчелеккә җиткерә. Ярдәм итү теләген барысы да хуплап ала. Раиләгә "Ак Барс" холдинг компаниясе дә булышлык күрсәтә. Ике көн дигәндә тиешле сумма да җыела һәм коляскага заказ бирелә.

-Әлбәттә, Раиләнең үзе белән дә киңәшләшеп тордык, аның теләкләрен дә күз уңында тоттык, ди Фәһим Бикчәнтәев.

Элеватор җитәкчесе Васыл Сәлахов та бу уңайдан, биредә хезмәткәрләрнең ярдәмләшеп яшәвен искәртте. Ниһаять, Россия көнендә район башлыгы Александр Шадриков катнашында бүләкне Раиләгә тапшырдылар.

Әти-әнисе, Раилә үзе дә дөньяда изге күңелле кешеләрнең күплеген искәртеп, бу очракта элеватор хезмәткәрләренә олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инвалид коляскасы