Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Болгар һәм Свияжск туристлар каршылый

Идел буе туристик картасында ике яңа туристик үзәк барлыкка килде. Аларны киңкүләм тәкъдим итү-республиканы дини конфессияләрнең дустанә рәвештә яшәүче территория буларак дөньякүләм танытырга ярдәм итәчәк. Әлеге объектларда туристик тәкъдимнәр ассортиментын киңәйтү зарур.

Хәзерге вакытта Свияжск музее тарафыннан, туристларның утрауда мөмкин кадәр озаграк булуын күздә тотып, барлык объектларны кертеп, утрау буенча 6 сәгатьлек бер туристик маршрут эшләнгән. Болгар музей-тыюлыгы, булган маршрутларның исемлеген күптән түгел ачыган объектлар-Икмәк музее һәм Истәлек бил-гесе белән баета. Билгеле булганча, Истәлек билгесендә җиһандагы иң зур басма Коръән саклана. Туристларны урнаштыру чараларына, экскурсия хезмәте һәм сувенир продукцияләргә кагылышлы туристик тәкъдимнәр киңәя. Бүгенге көндә Свияжскида 28 урынга исәпләнгән ике кунакханә кулланылышта. Свияжск музее тарафыннан утрау территориясендә экскурсияләр үткәрү өчен экскурсоводларны өйрәтү һәм аккредитацияләү башкарылган. Казанның экскурсияләр үзәге Болгарга һәм Свияжск шәһәр-утравына даими сәфәрләр оештыра. Татарстан территориясендә туристларны кабул итүче 30 дан артык туроператор программаларына Борынгы Болгар һәм Свяжск шәһәр-утравына бару экскурсияләре кертелгән. Туристлар өчен уңайлыклар булдыруны максат итеп, хәзерге вакытта министрлык тарафыннан Болгар һәм Свияжск буенча өч телдәге мәгълүмат белән туристик карта-схема макетлары әзерләнгән. Тиздән әлеге объектларга баручы һәр турист бушлай шушы мәгълүмат картасына ия була алачак икән. Автомобиль навигациясе үсеше максатында, Изге Болгар һәм Свияжскига таба хәрәкәт итү юлында туристик объектларга юнәлешне билгеләүче коңгырт төстәге юл күрсәтмәләре куелган. 2012 нче елның беренче яртыеллыгында республика мөмкинлекләре Истанбул, Берлин, Мәскәү, Самара һәм башка шәһәрләрдә тәкъдир ителде.

Агымдагы елның май аенда Болгарда һәм Свияжскида "Euronews" телеканалының төшерү группасы эшләгән. Аларның эш нәтиҗәсе буларак иҗат ителгән фильм 11 телдә 1 миллион артык аудитория өчен трансляцияләнгән. 10 нчы июнь көнне изге Болгар җиренә Ислам кабул ителү уңаеннан оештырылган җыенга 55 мең кеше килгән. 2011 нче ел белән чагыштырганда бу сан 10 процентка үскән. ТРның туризм һәм яшьләр эшләре буенча министры Рафис БорҺановның әйтүенә караганда, агымдагы елда Болгарга-120, Свияжск шәһәр-утравына 50 меңнән артык турист килүе көтелә. 208 нче елда Болгарга туристлар агымы 36 мең булса, узган елда ул 83 мең кешегә җиткән. Свияжскига исә 2008 елда 8 мең кеше сәяхәт кылган, былтыр бу сан 17 меңне тәшкил иткән. "Татарстан халкын Россия һәм чит ил туристларын әлеге уникаль объектларга җәлеп итү- безнең төп бурычыбыз",- ди Рафис Борһанов.

Туристларда кызыксыну уятуда ул креативлыкны арттырырга һәм тематик үзенчәлекле ашамлыклар тәкъдим итәргә киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 2012 тарихи мәдәни мирас елы