Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Болгар һәм Свияжскины бөтен дөнья беләчәк

Болгар шәһәрендә 24 тарихи һәйкәлне ачыклап, музейлаштыру ниятләнә.

Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу буенча "Яңарыш" республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова хәбәр итте.

-Болгар һәм Свияжскиның дөньяви дәрәҗәдәге һәйкәлләр булачагына шик юк,-дип белдерде Татьяна Петровна журналистларга. Аның сүзләренә караганда, бик тиздән Болгарда табиб йорты, һөнәрчеләр остаханәләре ачылыр дип көтелә. Болгар цивилизациясе музее функциясе белән Елга вокзалы төзелә. Быел Болгар шәһәренә көнбатыш һәм көнчыгыш керү капкалары төзелешенә "нокта куелачак". Быел шулай ук 500 урынга исәпләнгән фестиваль-вакыйгаи комплекс, археологик-фәнни база ачылышы ниятләнә. Әйләнә-тирә мохит йогынтысыннан саклаучы корылмалар белән жиһазланган Хан сарае яңартылачак. Свияжскида күптән түгел ачылган Ат утарыннан тыш, Никольски чиркәвендә тышкы эшләрне төгәлләү күздә тотыла. Тагын берничә чиркәү һәм соборда яңарту, үзгәртеп кору эшләре алып барылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 2012 тарихи мәдәни мирас елы