Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына Чүпрәледә ветераннар оешмасы бурычларын билгеләде

Бүгенге көндә районда җиде меңнән артык ветеран яши. Һәр җирлектә дә аларның башлангыч оешмалары бар. Бөтен эшчәнлек алдан расланган график буенча башкарыла.

Шушы көннәрдә генә үткәрелгән утырышта ветераннар иҗтимагый оешмасының республика советы пленумында бәян ителгән кайбер мөһим бурычлар турында сүз барды.

Район советы җитәкчесе Фиркать Җәлалов: "Безнең максат бер - ветераннар хәрәкәтенең активлыгын үстерү һәм пенсионерларның хокукларын яклау. Һәр ветеран оешмасы вәкиле урыннарда ветераннар белән элемтәдә торырга, аларның иҗтимагый проблемаларын чишергә тырышырга һәм җәмәгать тормышында актив катнашырга чакырырга тиеш",- диде ул. Ветераннар башлыгы билгеләп узганча, оешма эшчәнлегендәге иң өстенлекле юнәлеш булып өлкән буын вәкилләре: сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре турында кайгыртучанлык күрсәтү, яшьләр арасында патриотик тәрбия эшләре алып бару төп бурычлардан санала. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын лаеклы каршылау максатыннан эшне тагын да җанландыру таләп ителә. Сугыш ветераннарын мәктәпкәчә яшьтәге балалар оешмаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәпләрдә, башка уку йортларында укучылар белән очрашуларга чакыру бик отышлы булыр, диделәр совет членнары. Аннары Җиңү көнен бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында "Кар десанты"н оештыру турында сөйләштеләр. Пленум йомгаклары буенча Иске Элмәле авылы ветераннары советы Николай Романовның чыгышыннан соң фикер алышулар башланды.

-Өлкәннәр зур тормыш тәҗрибәсенә ия, алар өлкән яшьтә булуларына карамастан, яшьләрнең физик һәм рухи халәте белән кызыксынып торалар, һәрвакыт киләчәк турында уйлыйлар. Бәлки яшьләргә, әйтик тантаналы кичәләрдә, язылышу тантаналары вакытында аларга үгет- нәсихәт бирү өчен өлкәннәрне җәлеп итү файдалы булыр,- дип тәкъдим кертте район үзәгендә яшәүче Камил Бикмөхәммәтов. Россия пенсионерлар союзының райондагы бүлекчәсе җитәкчесе Дамир Алимов һәм Алешкин- Саплык авылы ветераннары советы рәисе Валентин Макаров та үзләренең эшлекле фикерләрен әйттеләр.

14- 15 февраль көннәрендә пенсионерлар арасында чаңгы буенча район ярышларын үткәрү планлаштырылды. Урыннардагы ветераннар оешмаларын җитәкләп өлкәннәрнең ихтирамын яулаган һәм 60 яшьлек юбилейлары уңаеннан Чуваш Бизнәсеннән- Зинаида Саиткинага һәм Түбән Чәкедән Николай Кузьминга ветераннар район советының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

-Әлеге коллегаларыбыз шактый еллардан бирле башлангыч ветераннар оешмаларын җитәклиләр, районда ветераннар хәрәкәтенең лидеры булып торалар. Мөмкинлекләрдән чыгып аларның мөһим тормыш-көнкүреш проблемаларын чишүдә актив катнашалар. Кайбер көннәрдә алар янына төрле үтенеч-тәкъдимнәр белән дә киләләр. Телефон аша ярдәм, киңәш сораучылар да күп. Алар һәркемне ачык йөз белән каршы алып, игътибар белән тыңлыйлар, акыллы киңәшләрен бирәләр. Авыл җирлеге һәм мәктәп дирекцияләре белән тыгыз элемтәдә торып күләмле тәрбияви, оештыру һәм мәдәни агарту эшчәнлеге алып баралар. Авылда алар очрашып сөйләшмәгән бер генә сугыш һәм хезмәт ветераны да калмагандыр, мөгаен. Ветераннар белән эшләүдә аларга игелеклекләре, эчкерсезлекләре, башкаларның кайгы-хәсрәтен дә үзенекедәй кабул итә белүләре, йөрәк җылысы белән уртаклашырга сәләте булулары ярдәм итә дә инде,- ди Фиркать Сабирович. Әле күптән түгел генә үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үткән хезмәт ветераны Мәсхүт Хөснетдиновка да Рәхмәт хаты тапшырылды. Татарстанның автомобиль белән авыл хуҗалыгы продуктлары ташу отличнигы Мәсхүт ага гомере буе "Сельхозтехника" берләшмәсендә шофер хезмәтен башкарып дәүләт һәм хөкүмәт бүләкләренә лаек булган, республика күләмендә танылган спортчы, 12 мәртәбә район Сабан туеның абсолют батыры исемнәрен яулаган.

-Мәсхүт Зиатдинович районыбызның легендар шәхесе, аның үрнәгендә ничәмә- ничә буын көрәшчеләре үсте. Сабан туйларында җиңеп бүләккә алган токымлы тәкәсен дә ул иткә суеп ашамыйча, халык үтенече буенча авылның сарык көтүенә җибәрә иде. Матур яшәдең һәм эшләдең син Мәсхүт Зиатдинович, рәхмәт сиңа,- диделәр ветераннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Җиңүнең 70 еллыгы ветераннар оешмасы