Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына Чүпрәледә СМС-акция уза

Райондагы «Благодарение» иҗтимагый җирле фонды тарафыннан Бөек Җиңүнең 70 еллыгы кысаларында чаралар уздыру өчен ирекле матди ярдәм җыю буенча sms-акция үткәрелә.

Моның өчен 7715 номерына Чупрале сүзе пробел һәм матди ярдәм күләме язылган СМС хәбәр җибәрергә кирәк. Мәсәлән: Чупрале 100 дип СМС җибәргәннән соң, абонент үзенең кәрәзле операторыннан түләүне раслау кирәклеге турында хәбәр алачак. Моңа каршы да ризалык белдереп җавап бирү сорала. Шуннан соң гына күрсәткән сумма кисеп алына. Түләү башкарылгач, «Благодарим Вас за пожертвование» дигән хәбәр киләчәк.

СМС-хәбәр җибәрү хакы: «Билайн» абонентлары өчен 0 сум, «Мегафон» өчен 1,5 сум, «МТС» өчен 1,27 сум.

Чупрале сүзеннән соң, матди ярдәм күләме күрсәтелмичә СМС-хәбәр җибәргән очракта, телефонннан фиксированный 45 сумны кисеп алу турында хәбәр киләчәк. Корпоратив элемтә абонентлары смс-акциядә катнаша алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан СМСакция