Бөек Җиңүгә багышланган тантана
8 май көнне фашистик Германия өстеннән Бөек Җиңүне 67 еллыгы уңаеннан авылларда да тантаналар булып үтте.
Авылда яшәүче ветераннарны, авыл халкын котларга район үзәгеннән җитәкчеләр, авыл җитәкчеләре килде.
Ул көнне район башлыгы Тимур Нагуманов Чуваш Чүпрәлесе авылының сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашты, яу кырында башларын салган обелиск янына веноклар куюда катнашты. Үзенең чыгышында район башлыгы сугыш һәм тыл ветераннарына ихлас күңелдән олы рәхмәтен әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев