Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Быелның алты аенда Чүпрәледә 48 җинаять эше теркәлгән

Чүпрәле муниципаль районы буенча эчке эшләр бүлеге начальнигы Марат Сибагатов: "Барлык төрдәге җинаять кимесә дә, шәхескә карата булган җинаятьләр ике тапкыр артты, ә кылынган җинаятьләрнең барысы да фаш ителде".

-Марат Вячеславович, агымдагы елның да алты ае үтеп китте. Шушы чордагы эшчәнлеккә кайбер нәтиҗәләр ясарга да мөмкинлек бар. Сүзне шуннан башлыйк әле?

-Сер түгел, ярты еллык эшкә йомгак ясаганда, кайбер күрсәткечләрнең уңай якка үзгәрүе канәгатьлек тудыра. Иң мөһиме, район халкының иминлеге тулысынча тәэмин ителә. Җинаятьчел элементларны һәм террорчылык актларын кисәтү буенча даими һәм тотрыклы чаралар күрәбез. Оешкан һәм икътисади җинаятьләргә, наркотикларның законсыз әйләнешенә һәм корал саклауга каршы көрәш тә активлашты. Максатчан комплекслы операцияләр һәм оператив- профилактик чараларның нәтиҗәлелеге дә беркадәр артты. Быелның алты аенда 48 җинаять эше теркәлде (былтыр ул 97 булган). Авыр җинаятьләр 19 очрактан 3 кә кадәр кимеде. Көчләү һәм талау максатыннан һөҗүм итү очраклары бөтенләй теркәлмәсә дә, үтерү факты булды. Алты ай дәвамында эчке эшләр бүлегенең эшчәнлеге криминал хәлне контрольдә тотуга юнәлдерелде. Төп бурычларны һәм функцияләрне үтәү белән берлектә җәмәгать тәртибен саклау һәм аның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча да шактый күләмле эшләр башкарылды. Урамнардагы һәм җәмәгать урыннарындагы криминал хәлне ышанычлы контрольдә тотабыз дип әйтер идем. Үткән елның шул чорында, утлы корал куллану белән ике җинаять кылынган булса, быел андый очрак теркәлмәде.

- Җинаятьләрне ачу бүлекнең төп күрсәткечләреннән берсе булып тора. Бу хакта ни әйтер идегез?

- Саннарга күз салсак, алты айда теркәлгән барлык җинаятьләр дә ачылды. Полициянең оператив подразделениеләре - 9 (22%) һәм җәмәгать тәртибен саклаучылар тарафыннан 27 (65,9 %) җинаять фаш ителде. Авыр һәм аеруча авыр җинаять кылучыларның барысы да хөкемгә тартылды. Шулай да, җинаятьләрне "кайнар эз" буенча ачу эшендә таләп ителгән оперативлылыкны яхшыртырга кирәк дип саныйм. Оператив тикшерү чараларын үткәргәндә аеруча нәтиҗәле эшләү сорала. Урыннарда җинаятьләрнең нинди төрдә булуына карамастан, аларны булдырмау һәм профилактик чаралар үткәрү, нигездә, полициянең участок вәкилләренә йөкләнә. Аларның мөмкинлекләре зур, коллектив бердәм. Гомумән, хәзер бүлеккә яшь хезмәткәрләр килә. Аларны өйрәтү һәм чын полиция күнекмәләре бирү буенча да зур эшләр тора. Эчке эшләр бүлеге эшчәнлегендә җәмәгать тәртибен тәэмин итү буенча полициянең участок пунктлары тагын да киңрәк функция күрсәтә башладылар. Кыскача әйткәндә, барлык юнәлешләрдә дә без хокук бозуларны профилактикалау эшен тайпылышсыз үтәргә тиешбез. Хәзерге чорда яшьләрнең ялынтиешле шартлада оештыру, аларны спортка тарту һәм җәмгыятькә файдалы эш белән тәэмин итүне сүрелдермәскә кирәк. Район үзәгендә бик әйбәт, заманча бассейн эшли, тренажер заллары бар. Унга якын спорт мәйданчыгы төзелә. Балалар һәм яшүсмерләр үзләрен физик яктан ныгыту өчен шөгыльләнсеннәр, нык булып үссеннәр өчен төзелә бит алар.

-Эчкечелек яман чиргә әйләнде. Шешәдәге агудан халык кырыла. Моңа кайчан да булса чик куелырмы?

-Соңгы елларда Россия һәм Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыклары җитәкчелеге эчке эшләр бүлекләре алдына контрафакт товарлар һәм ялган продуктлар әйләнеше сферасында хокук бозуларны ачыклау буенча эшне тагын да активлаштыру бурычын куйдылар. Шушы уңайдан профилактик максатчан чараларны даими үткәреп торабыз. Ялган аракының чит өлкәләрдән керүе барыбызга да мәгълүм. Агымдагы елның алты аенда алкогольле продукциянең законсыз әйләнеше сферасында хокук бозуның 14 очрагы теркәлде (үткән ел 8 факт булган) һәм 42 литр спиртлы эчемлек алынды (былтыр- 15 литр). Казахстан һәм Ульяновск өлкәсе якларыннан килә торган каналларны ачыклау буенча тотрыклы эш алып барыла. 1 июльдә, мәсәлән, район үзәгендәге базар янында Ульяновскида яшәүче 37 яшьлек Алексей Мартыненко "Белая береза", "Царская охота," һәм Кизляр коньягы "Лезгинка" этикеткалары ябыштырылган шешәләрне 80 һәм 150 сумнан сатып торганда тоткарлана. Чикләнгән вакытта спиртлы эчемлекләр белән сату иткән өчен 8 граждан административ җаваплылыкка тартылды. Җәмәгать урыннарында спиртлы эчемлек эчкән яисә исерек килеш йөргән өчен сигез гражданга бөркетмә язылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эчке эшләр бүлеге