Быел кабат корылык булачак
Быел күп кенә илләрнең кайбер төбәкләрендә көчле корылык булу ихтимал икән. Галимнәр безне шулай куркыта. Җир шарында беренче тапкыр мондый көчле корылык - 977-981, икенчесе - 1146-1151 елларда булган. Белгечләр бу хактагы мәгълүматны кулъязмалардан һәм агачларның боҗраларыннан укып белгән.
Белгәнебезчә, Татарстан да инде менә ничә еллар корылыктан иза чигә. 2009 елдан бирле иң кирәк вакытта яңгыр яумый тилмертә. Бары 2011 елда гына бераз җиңел сулап яши алдык. Тик 2010 елда булган эссе җәй күп кенә югалтуларга китерде. Ул елда чәчелгән бөртеклеләрнең яртысы диярлек юкка чыкты. Шушы вакытта игенчеләр 30 млрд сумлык зыян күрде. Федераль үзәктән бирелергә тиешле ярдәмне берничә айлап көтәргә туры килде. 2012, 2013 елларда да хәлебез мактанырлык булмады. Инде менә кабат бөртеклеләргә иң кирәк вакытта җиргә бер тамчы яңгыр төшми. Белгечләр аңлатуынча, игеннәр тишелеп чыккан чорда 10 көн дәвамында явым-төшемнәр булмаса, уңышка зыян килә икән. Тик, кызганыч, яңгыр яумаганга да ике атнадан артык вакыт узып бара. Синоптиклар да күңелне юатырлык яңалык әйтми. Бары атна ахырында кайбер урыннарда гына яңгыр вәгъдә итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев