Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Безнең райпо беренче урында

20 апрель көнне район кулланучылар җәмгыятендә җәмәгать туклануы предприятиеләре хезмәткәрләре арасында кулинар ризыклар пешерү буенча зональ конкурс үтте.

Биредә чүпрәлелеләр белән берлектә Апас, Буа, Югары Ослан, Кама Тамагы, Тәтеш районнары җәмәгать туклануы предприятиеләре хезмәткәрләре көч сынаш-ты. Конкурсантларның эшләрен Л.А.Спичкова җитәкчелегендәге жюри әгъзалары бәяләде.

Әлеге конкурсның максаты-җәмәгать туклануы предприятиеләре арасында сыйфаты буенча иң яхшы һәм иң тәмле әзерләнгән ашамлыкларны ачыклау, яңа милли татар ашамлыкларын әзерләү серләрен күрсәтеп, халыкка тәкъдим итү һәм производствога кертү, тәҗрибә уртаклашу иде.

Әйтергә кирәк, күрше районнар да, үзебезнекеләр дә конкурска ныклап әзерләнгәннәр. "Чулпан" кафесы залында әзерләнгән өстәлләрнең татар халкына хас, милли сый-нигъмәтләрдән сыгылып торуы да-моңа бер дәлил. Конкурсантлар жюри членнары каршында милли татар юнәлеше белән 4 кешегә җитәрлек күләмдә салкын ашлар, беренче, икенче милли татар ашамлык-лары, десерт әзерләргә һәм үзләренең ризыкларының ничек әзерләнеше белән таныштырып үтәргә дә тиеш иделәр. Безнең район җәмәгать туклануы предприятиесе данын "Аю" кафесының производство мөдире Рушания Хаярова, җәмәгать туклануы предприятиесе директоры Алмаз Хәмидуллин, пешекчеләр Надежда Хаярова һәм Флера Сөләйманова яклады.

Реклама

Конкурста катнашучылар нинди генә төр ризыклар әзерләп тәкъдим итмәделәр ул көнне. Алар арасында чүлмәктә томалап пешерелгән үрдәк дисеңме, фаршланган каз дисеңме, бәлеш, балык тутырмасы, мичтә әзерләнгән кабак, Татарстан салаты, һәм башка бик күп кенә тәм-томнар бар иде. Әлбәттә, әлеге сый-нигъмәтләр арасыннан берничә ризыкны сайлап алып, җиңүчеләрне билгеләү жюри әгъзаларына җиңел булмады.

Озак еллар күләмендә бөтен Татарстанны үзләре әзерләгән ризыклар белән сокландырып килгән, бу өлкәдә ныклы тәҗрибәсе булган Чүпрәле җәмәгать туклануы предприятиесе конкурс нәтиҗәләре буенча I урынга лаек дип табылды. Апас һәм Буа җәмәгать туклануы предприятиеләре II һәм III урыннарны бүлештеләр. Конкурс таләпләре буенча, шулай ук, өч махсус приз да булдырылган иде. "Иҗат һәм фантазия өчен" номинациясе буенча-Тәтеш, "Өстәлне оригиналь әзерләгән өчен" номинациясе буенча- Кама Тамагы, "Иң яшь катнашучы" номинациясе буенча Югары Ослан районнары җәмәгать туклануы предприятиеләре билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңалыклар