Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Бердәм дәүләт хезмәтләре порталында РФ Пенсия фондының яңа сервисы эшли

Бердәм дәүләт хезмәтләре порталында РФ Пенсия фондының яңа сервислары гамәлгә куелган. Күптән түгел район пенсия фонды җитәкчесе Ильмир Измайлов катнашында үткән район мәктәпләре директорлары һәм информатика укытучылары белән очрашуда да сүз нәкъ шул хакта барды.

Бүген тормыш шундый итеп корылган ки, күпчелек эшләр, газ, электр энергиясе, су, телефон, интернет өчен түләүләр, баланы ясле-бакчага урнаштыру, теге яки бу табибка кабул итүгә керү өчен электрон чиратка басу компьютер яисә терминаллар аша башкарыла. Күпчелек оешмаларга документларны электрон төрдә тапшыру мөмкинлеге дә бар. Белгечләр әйтүенчә, киләчәктә бар нәрсә дә электрон төрдә башкарылачак. Ә моның өчен исә компьютерны белү һәм Бердәм дәүләт хезмәтләре порталына теркәлү кирәк.

РФ пенсия фонды сайтында (www.pfrf.ru) "Иминиятләнгән затның шәхси кабинеты" (www.pfrf.ru/eservices/lkzl/) ачылган. "Иминиятләнгән затның шәхси кабинеты"на РФ дәүләт хезмәтләре порталында теркәлүчеләр генә керә ала.

Ильмир Измайлов очрашуда катнашучыларга Бердәм дәүләт хезмәтләре порталына теркәлү тәртибен тәфсилләп аңлатып, компьютерда күрсәтеп тә бирде. Теркәлү барышында килеп туган сорауларга, хата чыгарганда ни эшләргә кирәклеген җентекләп аңлатты. Ә иң мөһиме, теркәлүне башыннан алып ахырына кадәр башкарып чыгу кирәклеген ассызыклады.

-Моның бернинди кыенлыгы да юк, бары тик сорауларга төгәл җавап биреп, сездән таләп ителгән графаларны дөрес тутыру гына кирәк,-диде ул.

Элек елларда пенсия билгеләтү өчен кәгазь документлар тапшырырга кирәк булса, 2011 елдан башлап пенсия билгеләтү өчен документларны электрон төрдә дә ала башлаганнар. Хәзерге вакытта пенсия күләме һәм башка социаль түләүләр, 2002 елга хезмәт стажы торышын тикшерүне, шулай ук ана гаилә капиталының күләме хакындагы мәгълүматны электрон вариантта алырга мөмкин. Яңа хезмәтләр ярдәме белән шулай ук зарарлы хезмәт шартларында эш исәбе хакында, эшкә кабул итү/эштән чыгу хакында дөрес күрсәтелмәгән даталар яисә хезмәт стажын исәпләгәндә башка хаталар яисә төгәлсезлекләр турында мәгълүмат алып була.

-Моннан тыш, үзегезнең пенсия фондындагы шәхси кабинетыгызга кереп, пенсия балларыгыз һәм стаж елларыгыз, мәгълүматларның дөреслеген, киләчәк иминият пенсиягезнең күләмен белә аласыз,-диде Илмир Измайлов.

Уку-очрашуда катнашучы укытучыларның һәркайсы биредә алган мәгълүмат-белемнәрен үз мәктәпләрендә мәктәп директорларының укыту-тәрбия буенча урынбасарларына, сыйныф җитәкчеләренә аңлатырга бурычлылар. Сыйныф җитәкчеләре исә үз чиратларында балаларның әти-әниләре белән эшләячәкләр. Шуңа һәр әти-әни дә укытучылар белән берлектә дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә өйрәнеп, үзләренең шәхси кабинетларын булдырсалар әйбәт булыр иде. Бу замана таләбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бердәм дәүләт хезмәтләре порталы РФ Пенсия фондының яңа сервисы