Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Бассейнда йөзү ярышлары узды

Спартакиада һәм Совет Армиясенең Әфганстан җиреннән чыгарылуга 25 ел тулу кысаларында район "Акчарлак" йөзү бассейнында студентлар һәм мәктәп укучылары арасында ярышлар булып узды.

Спортчыларны һәм җанатарларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов һәм әфганчылар бердәмлеге бүлегенең җитәкчесе Иршат Җиһаншин сәламләде.

-Бассейнда әледән-әле ярышларның үтеп торуы күркәм төс ала бара. Бу безнең яшьләребезнең сәламәт яшәү рәвешен алып барулары турында сөйли, әфәрин,-диде Айрат Җәлалов уңышлар теләп.

Ярышларда катнашучы кызлар 25 метр, ә егетләр 50 метр дистанциядә көч сынаштылар.

Гомум нәтиҗәләр буенча, мәктәп укучылары арасында: Вероника Романова -1 урынны, Ландыш Мифтахетдинова -2 урынны, Ангелина Захарова - 3 урынны яуладылар. Ә егетләрдән җиңүчеләр: Сергей Волков -1 урын, Петр Долгов - 2, Евгений Катин - 3 урын, булды.

Студентлар арасында: Раил Җаббаров - 1 урын, Владимир Яшин - 2 урын, Данир Баһаутдинов - 3 урын, Наташа Михайлова - 1 урын, Оксана Попушкина - 2, Вера Акимова - 3 урын яуладылар. Иң әйбәт нәтиҗәләрнең берсен Сергей Волков күрсәтте. Ул 50 метр дистанцияне 33,85 секунд эчендә йөзеп чыкты.

Шулай ук, соңыннан яшьләр эстафета йөзүендә дә катнаштылар. Монда 1 урынны 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучылары, 2 урынны 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучылары, 3 урынны Чүпрәле тармак технология техникумы яшьләре алды.

Җиңүчеләр бассейга бушлау йөрү абонементлары белән бүләкләнделәр. Ә эстафетада җиңүчеләр Спартакиадага йомгаклау ясаганда- Физкультурчы көнендә бүләкләнәчәк, диде район башкарма комитеы җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бассейнда ярышлар