Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Балалар китапханәсе яңа бинага күчәчәк

Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре бу көннәрдә шатлыклы, шул ук вакытта мәшәкатьле көннәр кичерә. Тиздән алар район үзәгендәге Дзержинский урамында урнашкан элеккеге "Агробанк" бинасының икенче катына күченәчәкләр. Ә әлегә биредә төзәтү, буяу эшләре бара.

-Без бу көнне бик тә көттек. Балалар бакчасы янында урнашкан бинабыз бик иске иде. Әйтергә дә куркыныч, 1939 елгы, хәтта кеше ышанмаслык. Төзәтү, буяу эшләрендә ярдәм итүче барлык авыл китапханә хезмәткәрләренә рәхмәтләр әйтәсем килә, һәр көнне иртән бирегә килеп эшлиләр, -ди китапханә мөдире Ирина Мадурова.

Китапханә фондында барлыгы 14 меңгә якын данә китап, журналлар, газеталар исәпләнә. Аларны исә ремонт эшләре төгәлләнгәч, күчерә башлаячаклар.

Реклама

-Биредә урын да күп, шуңа да укучылар өчен аерым уку залы, архив, методик хезмәт күрсәтү бүлмәләре булдырылачак, -дип уртаклаша Ирина Мадурова.

Яңа китапханә, балаларга бүләк буларак, 1 июнь-Халыкара балаларны яклау көнендә ишекләрен ачыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: китапханә балалар