Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Балага гаилә җылысы кирәк

28 майда ТР Министрлар Кабинетында журналистлар белән «Татарстанда балаларны яклау көнен үткәрү»гә багышланган брифинг үтте. Брифингта ТРда баланың хокуклары буенча вәкиле Гүзәл Удачина, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, ТР мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре катнашты.

Бәйрәм темаларына күчәр алдыннан брифинг-та башлап проблемалар күтәрелде.

-Татарстанда 12 мең ятимнең 84 процентын социаль ятимнәр тәшкил итә. Ятимнәр артуның төп сәбәбе-әти-әниләрнең ата-ана хокукыннан мәхрүм ителүе. Ә ата-ана хокукларын кире кайтару очраклары исә бик сирәк. Россиядә уллыкка яки кызлыкка алынуга мохтаҗ балалар өчен "Видеопаспорт" проекты эшли һәм әлеге проект нигезендә үткән ел 24 балага гаиләле булу бәхете елмайды,-диде Гүзәл Удачина.

Гүзәл Любисовна үзенең чыгышында, шулай ук, "Баланың видеопаспорты" федераль социаль проектының интернет-сайты турында сөйләде. Әлеге проект нигезендә бала алырга теләүчеләр проект кысаларында әзерләнгән 40 минутлык фильм аша уллыкка яисә кызлыкка бирелүче баланың биографиясе, гомумән, аның турындагы барлык мәгълүмат белән, нинди документлар әзерләргә кирәклеге турында танышырга мөмкиннәр.

Рөстәм Гарифуллин исә үз чыгышында 2011-2013 елларга кабул ителгән "Татарстан балалары" республика максатчан программасы кысаларында министрлык тарафыннан үткәрелүче чаралар белән таныштырды. "Татарстан балалары" республика максатчан программасы балаларның комплекслы үсеше өчен уңай шартлар булдыруны, катлаулы тормыш шартларына дучар булган балаларга ярдәм күрсәтүне үз эченә ала.

Программа кысаларында 2013 елда 212383 баланың ялларын оештыру һәм сәламәтлекләрен ныгыту күздә тотыла. Шулай ук, 372,1 млн. сумлык 47898 түләүсез юлламалар каралган, шул исәптән, 2790ы- дәвалануга мохтаҗ балаларга, 11535е авыр тормыш шартларында яшәүче балалар өчен, 3000е палаткалы хәрби-патриотик лагерьларга, 2000е "риск төркеме" балалары өчен оештырылган лагерьларга, 27553е-талантлы балалар, олимпиадалар, спорт ярышлары призерлары, волонтерлар өчен, 1020се кадетлар һәм сәләтле балалар өчен (сменалы, Кара диңгез буенда).

Хәзерге вакытта министрлык тарафыннан 2014-2016 елларны үз эченә алган "Татарстан балалары" программасы эшләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 1 июньХалыкара Балаларны яклау көне