Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Бәйрәм үтте...

Бәйрәм үтте... Һәм тагын бер елдан әйләнеп кайтырмын дип, күңелләрдә сагыну хисләре калдырды.

Яңа Чокалы авылында үткәрелгән Сабан туенда олы кунаклар-район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Ильмир Измайлов, район кулланучылар җәмгыяте рәисе Ләйсән Хәлимова, "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасының генераль директоры Фәрит Мөдәррисов, район мәгариф бүлеге начальнигы Марс Хәлиуллов, якташыбыз И.Хәлимов, Яр Чаллы шәһәрендәге "Чүпрәле" якташлар җәмгыяте рәисе Альфат Сәлахов катнашты. Аларның авыл халкына җиткергән котлау сүзләреннән соң, авыл имамы Рөстәм Шакмаев җыенны башларга дип хәер-фатихасын бирде.

Сабан туена гомер-гомердән бергә эшләп, бергә яшәгән чат күршеләр: Яңа Элмәле һәм Иске Чокалы авылларыннан да кунаклар үз итеп килгән иделәр.

Мәйданның бер читендә капчык сугышы, чүлмәк вату, капчык киеп, кашыкка йомырка куеп узышу, күзне бәйләп бүләкләр кисү һәм башка төрдәге халык уеннарына чират төзелгәндә, икенче читендә штанга күтәрү, футбол һәм волейбол кебек спорт ярышлары дәвам итте.

Мәйдан кунакларының күңелен тагын да күтәргән вакыйгаларның берсе булып, Казаннан килгән артистларыбызның: Лилия Хәмитова, Айдомир, "Болгар" радиосының алып баручысы Дилбәр Фәизнең чыгышлары торды. Алар янәшәсендә чыгыш ясаган районыбыз йолдызы-күрше авыл егете Рөстәм Низамовның җырлары, авыл үзешчәннәренең керткән өлешләре Сабан туен тагын да бизәп җибәрде. Сабантуйны алып баручылар-Рузилә Низаметдинова һәм Рәис Гафуров бәйрәмнең һәр элементын килештереп, үз тәртибе белән, төгәл һәм җаваплы башкардылар.

Ә мәйданның бер почмагында баш приз-тәкә үзенең хуҗасын көтте. Аны дәгъва итүчеләр арасында тирә-күрше авыллардан да көрәшчеләр бар иде. Киеренке, әмма гадел барган татар көрәшендә баш батыр булып Айрат Усманов калды (Иске Кәкерле авылы).

Футбол уенында урыннар өч күрше авыл арасында бүленде: 1 урын-Яңа Элмәле авылы командасы (тренеры В. Мискин ), 2 урын-Иске Чокалы Һәм 3 урын-Яңа Чокалы авылы командасы. Волейбол уенында Иске Чокалы авылы командасы жиңүче дип табылды.

Авыл халкы, мәйдан кунаклары белән берлектә шушы бәйрәмне оештыруда ярдәм күрсәткән: Л.Хәлимовага, И.Хәлимовка, Ф.Мөдәр-рисовка, эшмәкәрләр Н.Бельдичковка, Н.Мө-шәрәповка, авыл мәчетенә, А.Закировка, шулай ук үз хезмәтләре белән ярдәм итүче Җ.Низаметдиновка, И.Низаметдиновка, И.Шә-рәфетдиновка, оештыру эшләрен алып барган авыл җирлеге башлыгы Н.Шихрановка рәхмәтләрен җиткерә.

Әйе, бергә һәм бердәм булганда авылларда тормыш дәвам итәчәк. Киләсе елларда да дөньялар тыныч торып, Сабантуйларны тагын да матур итеп үткәрергә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабантуй