Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Бәйрәм итеп көн буе...

Традицияләргә тугры калып, Сабантуй бәйрәмнәрен, кызганычка каршы, байтак авыллар оештырырга бүгенгесе көндә сәләтсез. "Цильна" җаваплылыгы чикләнгән хуҗалыкның нәтиҗәле эшләве Кече Чынлы авылында әлеге күркәм бәйрәмне гөрләтеп үткәрә алуы, җирле халыкның тормыш итү дәрәҗәсе югары булуы хакында сөйли. Авылыбыз көнкүрешенең нык алга киткәнлеге, ягъни цивилизацияләнгәнлегеннән республика гына түгел, Россия күләмендә дә...

Әйе, җаваплылыгы чикләнгән "Цильна" җәмгыяте бүгенге Сабантуйга да зур шатлык-уңышлар белән килде. Хуҗалыгыбыз республика күләмендә алдынгы булып бара икән-бу һәр игенче-терлекченең намуслы хезмәт нәтиҗәсе.

Бүгенгесе көндә хезмәткәрләрнең хезмәт хакы тотрыклы рәвештә үсеп, һәр ай саен түләнелеп бара. Хуҗалыгыбыз нык-лы адымнар белән заманадан калмый, алга атлый. Билгеле, бу уңышлар үзеннән-үзе генә килми. Тормыш йөген бергәләп җигелеп тарталар чынлылылар.

Быелгы Сабантуй да төрледән-төрле ярышларга, уен-көлке, җыр-моңга, кайткан кунакларга, очрашуларга бай булды... Тантана авылның киләчәге-балалар чыгышы белән башланып китте. Милли традицияләрне яңартып, тарих кайтавазы булган бию көйләре астында тарих барланды...

Бәйрәмне алып баручы Тәскирә ханым Ибраһимова сүзне хуҗалык җитәкчесе Барис Гафуровка бирде. Мәйданга алдынгы хуҗалыкның каһарман хезмәткәрләре чыкты. Сабантуй аләмен күтәрү бәхете алдынгы механизатор Фәрит Фаткулловка һәм алдынгы сыер савучы Гөлүсә Юсуповага эләкте.

Гомерләренең иң матур өлешен басу-кырларда үткәргән хезмәт батырлары: комбайнчылар Рафикъ Шәйдуллов һәм Илгиз Миначев, чәчүчеләрдән Азат Сатдинов, чөгендер җитештерү өлкәсендә заманча тракторларны "иярләүчеләр" Дамир Раимов, Рәмис Алиуллов, уңган-булган тракторчылардан Бәдретдин Туктамышев һ.б.лар мәйдан түренә үттеләр. Яллар һәм бәйрәмнәрсез эшләгән терлекчелек тармагында да уңышларыбыз сөенечле: алдынгы сыер савучылар Гөлүсә Юсупова һәм Гүзәл Сибгатуллина, дуңгызчылыктан Фәния Төхвәтуллова, белгечләрдән Альберт Миначев, Илнар Ситдиков, тулы эшчәнлек оештырган ферма мөдирләре: Гомәр Мохтаров, Фәнис Сөләйманов хуҗалыкның горурлыгы булып торалар. Аларның һәммәсе бүләккә лаек булды.

Агымдагы елда гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтеп, лаеклы ялга чыккан хезмәткәрләр Фәрит Фәткуллов, Рөстәм Айзәтуллов, Иршат Сәлимҗанов та хуҗалыкның генераль директоры тарафыннан хөрмәтләнде.

Сабантуй көне буена гөрләде дә гөрләде. Ярышлар өчен быел бүләкләр аеруча мулдан әзерләнгән. Читтән килгән, аеруча Ульян өлкәсеннән, көрәшчеләр өчен аерым тәкә билгеләнгән иде. Хезмәт батырларыннан соң игътибар үзәгендә, әлбәттә, көрәш торды. Без монда да сынаткан юк. Уңышларыбыз хәйран гына. Тирә-якларда да милли көрәш буенча дан казанып яшибез. 2012 елда авылның абсолют батыры булып, мәйданда ике тәкә хуҗасына әверелгән, кыйммәтле бүләкләр яулауга ирешкән Альберт Мөшәрәпов калды. Байтак еллардан бирле яуланмаган үрләр дә яуланды быел: Ульяновск өлкәсеннән кайткан Илдус Вәлиуллов ниһаять, багана башындагы туфлиның иясе булуга иреште. Атлар чабышында да егетләр арасында ярыш киеренке иде, тик нәтиҗәдә Алмаз Хамдеевка җитешүчеләр булмады. Аның аты җилдән җитез булып чыкты. Штанга күтәрү буенча Радик Низамов-1нче, Марат Раимов 2нче урыннарны бүлештеләр. Ә гер күтәрүдә исә ульянлылар куәтлерәк булып чыкты.

Сабантуй җыр-моң, бию, уен-көлке белән үрелеп барды. Җырчы Лилия Муллагалиеваның чыгышын барча халык бүләк буларак, җылы кабул итте. Бәйрәмнең гөрләп үтүендә шулай ук мәктәпнең һәм Кече Чынлы мәдәният йорты директоры Шәүкәт Фәхретдинов җитәкчелегендәге мәдәният хезмәткәрләренең эшчәнлеге дә уңай бәяләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабантуй