Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Башкарасы эшләр байтак

29 ноябрьдә "Чүпрәле-Азык" җәмгыятенең Татар Бизнәсе филиалында терлекләрне кышлату мәсьәләләренә багышланган чираттагы семинар үтте. Семинар эшендә муниципаль район башлыгы Тимур Нагуманов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, район җәмгыятьләре һәм хуҗалыклары, агрофирма филиаллары җитәкчеләре, белгечләре катнашты.

Семинарны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Исламетдин Низамов ачып, хуҗалыклардагы бүгенге көн проблемаларына тукталды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе тарафыннан җәмгыятьләрнең һәм агрофирма филиалларының товарлыклы-сөтчелек фермаларында оештырылган тикшерүләр күпчелек хуҗалыкларда фермаларга, хәтта саламның кайтарылмавын да күрсәткән.

-Әлегә кадәр юлсызлыкка, шикәр чөгендерен алуны төгәллисе барлыкка сылтап, фермалар тирәсенә салам кайтаруны сузып килдегез. Хәзер районда шикәр чөгендерен алу төгәлләнде, техника буш, беркүпме туңдырып, юллар да төште, шуңа да бураннар тотынып, юлларны томалаганчы ферма яннарына саламны ташып кую беренчел бурыч булып тора,- диде ул бертөркем җитәкчеләрне тәнкыйть утына тотып. Үзенең чыгышында ул, шулай ук, район буенча хуҗалыклардагы бер атналык сөт саву күрсәткечләрен анализлады, яшь үрчем алу һәм аның сакланышы проблемаларына тукталды. Соңгы көннәрдә район буенча сөт җитештерү күләме беркүпме арта башлауга да карамастан, әлегәчә минуска эшләүләрен дәвам итүче хуҗалыклар бар.

"Пфайзер" компаниясе вәкиле Марат Сафиуллин үз чыгышында яшь бозауларны асрау шартларына, аларның сулыш органнарында барлыкка килүче авыруларга һәм аларны профилактикалау алымнарына тукталды.

Семинарда катнашучылар игътибарына, шулай ук, биредә бозаулар бүлегенә үткәрелгән суүткәргеч тә тәкъдим ителде. "Чүпрәле-Азык" җәмгыяте директоры Рафагать Алиуллов белдерүенчә, әлләни кыйммәт тә түгел, теләге булган һәр җитәкче үз хуҗалыгында моны булдыра ала. Ә иң мөһиме, бозаулар алдында тәүлек буена чиста су тора.

Семинарда сыерларны каплату, алардан биохимик анализ алу, малларны кардаларга саф һавага чыгару мәсьәләләре дә күтәрелде.

Семинар эшен йомгаклап, Исламетдин Низамов хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре алдына ачыкланган кимчелекләрне бетерү өстендә эшләүне бурыч итеп куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы