Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Азык мул, әмма сөт саву кимегән

17 ноябрьдә "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасының Каракитә филиалында хуҗалыклар җитәкчеләре, агрофирма филиаллары директорлары, терлекчелек белгечләре катнашында семинар үтте.

Семинар эшендә шулай ук, муниципаль район башлыгы Тимур Нагуманов, "Ак Барс" агрохолдингы вәкиле, терлекчелек буенча генераль директор урынбасары Зөфәр Исламгараев, Яшел Үзән шәһәрендәге "Майский" теплица комбинаты" базасындагы "Биопрепаратлар" фәнни-производство институты директоры, биология фәннәре кандидаты Римма Ибатуллина, азыклар һәм авыл хуҗалыгы терлекләрен ашату бүлеге белгече Илдус Хатыйпов катнаштылар.

Семинар эшен авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Исламетдин Низамов ачты һәм терлекчелек өлкәсендәге проблемаларга тукталды, соңгы 10 һәм 20 көнлек сөт җитештерү динамикасын анализлады. Саннар куанычлы түгел. Җәйге һәм көзге чорда терлекләр өчен кышка азык запасы мул итеп әзерләнүгә карамастан, район җәмгыятьләрендә һәм агрофирма филиалларында сөт җитештерү күләме артмый, киресенчә, кими бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Айваз Абязов үз чыгышында агымдагы елда азыкларның мул итеп әзерләнүе, әмма сыйфатсыз булуы, аларда терлекләр организмына җитәрлек күләмдә аксым, протеин һәм энергия бик аз күләмдә булуын ассызыклады, терлекләр рационына протеинга, энергиягә бай булган АВМ, ОВМ, жмых кебек өстәмәләр кертү кирәклегенә басым ясады. Римма Ибатуллина һәм Илдус Хатыйпов үз чыгышларында малларны ашату, үз компанияләре тарафыннан җитештерелүче "Хәзинә" углеводлы-минераль комплексын тәкъдим итеп, аны малларның рационына кертү мәсьәләләренә тукталдылар.

Агымдагы елда "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасының Каракитә филиалында күләмле төзекләндерү эшләре башкарылган, шул исәптән, 400 баш сыерга исәпләнгән ике сөтүткәргеч куелган, 4 тонна сыйдырышлы танкер урнаштырылган, сыер савучылар өчен бүлмә һәм терлекләрне ясалма орлыкландыру белгече кабинеты евротөзекләндерелгән.

Тимур Нагуманов семинар эшенә йомгак ясап, булган кимчелекләргә игътибарны юнәлтеп, аларны бетерү өстендә эш алып бару кирәклеген бурыч итеп куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы