Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә 22437 гектар мәйданда бөртекле-кузаклы культуралар җыелган

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 15 августка алынган мәгълүматларга караганда, район буенча 22437 гектар мәйданда бөртекле-кузаклы культуралар урылган һәм суктырылган. Бу уңышы җыеп алынасы барлык мәйданнарның 61 процентын тәшкил итә. Һәр гектардан 21,5 центнер уңыш чыга.

Авылда уракның кызган чагы. Игенче-механизаторлар көннәрнең кызу һәм коры торуыннан файдаланып калырга тырышалар, иртә таңнан алып кичке караңгыга кадәр үстерелгәнне җыю белән мәшгульләр. Хәзер басуларда бөртекләр күптән өлгереп бетте инде, ягулык-майлау материалларына да кытлык сизелми. Шуңа да уңышны җыеп алу, беренче чиратта, кеше факторына бәйле. Элек-электән бу мөһим кампания чорында алдынгыларны билгеләп, стимуллаштыру чаралары үткәрелә иде. Быел да шул максатны күздә тотып, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә урак башланганнан бирле комбайнчыларның никадәр күләмдә ашлык суктыруларына нәтиҗәләр ясалды.

13 август көнне район башлыгы Александр Шадриков белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Исламетдин Низамов яхшы күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларны бүләкләүне "Шәйморза" хуҗалыгыннан башладылар. Биредә алар Рифкать Хәлиуллинга (ярдәмчесе Марсель Алимов, "Дон-1500" комбайны, 9346 центнер ашлык суктырган) күчмә аләм, Мактау Грамотасы һәм бүләк тапшырдылар. "Цильна" җәмгыятендә Рәфикъ Шәйдуллов (ярдәмчесе Ильяс Шәйдуллов, "Тукано", 14925 центнер) күчмә аләм, Мактау Грамотасы, бүләк һәм икенче урында баручы Илдус Замдиханов (ярдәмчесе Илнар Замдиханов, "Тукано", 14785 центнер) Мактау Грамотасы һәм бүләккә лаек булды.

Реклама

Шундый ук күчмә аләмнәр, Мактау Грамоталары һәм бүләкләр "Чүпрәле -Азык" җәмгыяте комбайнчылары Валерий Моисеевка (ярдәмчесе Вадим Егоров, "Акрос", 4100 центнер), Владимир Михайловка (ярдәмчесе Виктор Алексеев, "Дон-1500", 2690 центнер), Вячеслав Полиновка (ярдәмчесе Алексей Полинов, "Акрос", 2107 центнер), "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасыннан Анатолий Яковлевка (ярдәмчесе Анатолий Малышев, "Класс-Мега", 6267 центнер), Айрат Җәлаловка (ярдәмчесе Мәгъсум Хәмзин, "Нью-Холланд", 8362 центнер), Петр Архиповка (ярдәмчесе Александр Архипов, "Нью-Холланд", 10361 центнер), "Низамов" крестьян-фермер хуҗалыгыннан Рамиль Усмановка ("Полесье" комбайны, 2648 центнер) да тапшырылды.

Район Башлыгы Александр Шадриковның шәхсән үз кулыннан аләмне һәм бүләкне кабул итеп алучы комбайнчылар шатлыкларын яшермичә, аләмнәрне башкаларга бирмәс өчен тагын да тырышып эшләячәкләрен белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы