Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы укытучылары чираттагы август киңәшмәсенә җыелдылар

Укытучыларның традицион август киңәшмәсе быел "Заманча белем бирү технологияләре һәм аларны мәгариф системасында тормышка ашыру" исеме астында үтте. Анда район башлыгы Александр Шадриков, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының башлангыч белем бирү бүлеге начальнигы .Гөлнур Манюкова катнашты.

Бүген мәгариф өлкәсе күпсанлы үзгәрешләр кичерә, яңа проектлар, программалар, укыту алымнары кабул ителә. Шуңа укучыларга белем генә бирергә түгел, ә аларның иҗади яктан актив үсүләрен, заманча инновацион эшчәнлеккә яраклы булуларын тәэмин итәргә кирәк. Укучы үзе фикерләп, төрле идеялар тәкъдим итәрлек итеп формалашырга тиеш. Әлеге мәсьәләләр киңәшмәнең көн кадагында каралды. Мәктәпләрне заманча технологияләргә тоташтыру белән беррәттән, белем сыйфатын яхшырту буенча да нәтиҗәле эшчәнлек алып бару сорала. Әлеге уңайдан киңәшмәдә алдагы өч елда укытучыларның яңа укыту алымнарына өйрәтеләчәкләре әйтелде.

Киңәшмәдә "Яңа мәгариф системасы контекстында муниципаль белем бирү үсешенең приоритетлары" хакында район мәгариф бүлеге начальнигы Марс Хәлиулловның чыгышы тыңланды.

Бүгенге мәгариф тармагында тәкъдим ителүче грантлар, аларга безнең районнан дәгъва кылучы укытучылар, белем бирү өлкәсендә ирешелгән уңышлар һәм алдагы уку елында эшләнәчәк эшләр-боларның барысы да чыгышта ачык чагылыш табып, нәтиҗә ясалды. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Бердәм дәүләт һәм дәүләт аттестацияләве сынауларында белем сыйфаты күрсәткече белән алда баручы, республика, Россия күләмендәге олимпиадаларда җиңү яулаган укучылары булган мәктәпләр исемнәрен атады.

-Соңгы елларда үткәрелеп килүче күп кенә грантларда катнашмавыбыз, район мәгариф системасының күрсәткечләрен барлауда үз өлеше кертә. Шуңа да быелгы уку елын, хәтта Грантлар елы дип игълан итеп, бу өлкәдә активлыкны арттырырга кирәк, -дигән тәкъдим белән чыкты ул.

Район мәгариф бүлеге җитәкчесе, мәктәпләрдә өстәмә белем бирү, мөгаллимнәрнең белемнәрен күтәрү, алар өчен төрле курслар, бәйгеләр үткәрелүен ассызыклап, шулай ук, эшчәнлекне арттыру бурычын куйды.

Заманча технологияләрнең белем бирү сыйфатын арттыруда, тәрбия бирүдә төп нигез буларак кулланыуы хакында 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе директоры Лилия Насыйбуллина, Зур Аксу урта мәктәбе директор урынбасары Антонина Данилова, Иске Шәйморза урта мәктәбе директор урынбасары Зөмәрә Ибятованың чыгышлары тыңланды.

2010 елдан алып республикада мәгариф өлкәсендәге заманча җиһазланышка 2 миллиард сумнан артык акча бүленгән. Һәм әлеге юнәлештәге эшчәнлек буенча Чүпрәле районы мәктәпләре лидерлар арасында санала. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының башлангыч белем бирү бүлеге начальнигы Гөлнур Манюрованың чыгышында әйтелде.

Реклама

-Бүгенге мөгаллимнең мөмкинлекләре бик югары. Чүпрәле районы мәктәпләре дә интерактив такталар, яңа мебельләр белән җиһазланган. Әмма бу гына җитми. Аларны хезмәттә дә куллана да белергә кирәк,-диде ул. Республикадагы муниципаль берәмлекләр арасында Чүпрәле районы күрсәткечләре буенча нәтиҗәле урын алып торуы, шулай да аны тагын да яхшыртырга мөмкинчелек барлыгы хакында әйтте. Министрлык вәкиле республика мәгариф өлкәсендә көтәчәк яңалыклар, программалар белән таныштырды.

Бүген районда нинди генә өлкә алсак та кадрлар кытлыгы. Инженерлар, химия, биология, физика укытучылары, табиблар юк.

-Район мәктәпләрен тәмамлаган укучыларыбыз белгечлек алып, кире кайтмыйлар. Шуңа да алдыбызда яшь кадрларны әзерләү, аларны бирегә кайтару бурычы тора. Студентларның мәгълүматлар базасын булдырып, киләчәктә алар белән сөйләшүләр алып барачакбыз,-диде район башлыгы Александр Шадриков киңәшмәдә. Ул, шулай ук, мәгариф өлкәсендә агымдагы елда эшләнгән эшләр һәм киләчәктә эшләнәчәкләренә тукталды. Белем бирү учреждениеләренең уңышларын барлап, Россия Президенты Владмир Путинның: "Үзе тартып баручыга гына уңыш елмая" дигән сүзләрен китерде һәм шушы девиз астында эшләргә чакырды. Район башлыгы киләчәктә нәтиҗәләре югары бәяләнгән, бер сүз белән әйткәндә акыллы укучылары, югары хезмәт нәтиҗәләренә ирешкән укытучылары булган мәктәпләргә грантлар биреләчәге хакында әйтте. Һәм әлеге уңайдан быелгы яңа уку елына иң әйбәт әзерлекле килүче мәктәпләргә сертификатлар (Хорновар-Шигали, Иске Шәйморза, Зур Чынлы) тапшырды.

- Нинди генә үзгәрешләр булмасын, нинди генә яңа технологияләр кулланылмасын, укыту-тәрбия процессының төп көче булып укытучылар калачак. Сезгә хезмәтегездә уңышлар, исәнлек телим, -дип район башлыгы яңа уку елы уңаеннан котлау сүзләрен ирештерде.

Киңәшмәдә, шулай ук, лаеклы ялга китүче укытучылар , яшь белгечләр хөрмәтләнде, фидакарь педагоглар район башлыгының, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасының бүләкләренә лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: август киңәшмәсе