Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Әти-әниләр белән...

Район мәктәпләрендә хәрби-патриотик айлык уңаеннан төрле чаралар, спорт ярышлары оештырыла.

Шланга урта мәктәбендә дә "Әти-әни һәм мин-спорт сөюче гаилә" спорт ярышы үткәрелде. Ярышны мәктәпнең физик тәрбия укытучысы Заһид Сагдеев оештырды һәм алып барды.

Бәйгедә 5нче сыйныф укучылары әти-әниләре белән берлектә ике командага бүленеп көч сынаштылар. Командаларның исемнәре дә үзләренә туры килеп тора-"Җитезләр" һәм "Көчлеләр".

Реклама

Укучылар һәм әти-әниләр 13 төрле спорт уеннарында ярыштылар. "Җитезләр" командасыннан Нуретдиновлар, Бакировлар һәм Хәбировлар гаиләләре уен барышында үзләренең актив булулары белән аерылып тордылар. "Җитезләр" командасы чыннан да җитезрәк булып чыкты һәм җиңү яулады.

Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт

2
X