Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Ат елына ат кадәр бәяләр беләнме?

Могҗиза булып, бәяләр төшмәячәк, билгеле. Коммуналь түләүләрне дә киметмәячәкләр. Ә менә артулар, һичшиксез, булачак. Киләсе елның 1 июленнән коммуналь хезмәтләр: электр энергиясе, газ өчен түләүләр 4,2 процентка артыр дип фаразлана. Белгечләр бензин бәясе уртача 10 проөентка күтәрелер, ярты литр аракы беренче яртыеллыкта 199 сум торыр, ә августта 220 сумга сикерер...

Могҗиза булып, бәяләр төшмәячәк, билгеле. Коммуналь түләүләрне дә киметмәячәкләр. Ә менә артулар, һичшиксез, булачак. Киләсе елның 1 июленнән коммуналь хезмәтләр: электр энергиясе, газ өчен түләүләр 4,2 процентка артыр дип фаразлана. Белгечләр бензин бәясе уртача 10 проөентка күтәрелер, ярты литр аракы беренче яртыеллыкта 199 сум торыр, ә августта 220 сумга сикерер дип "сөенче" алалар. Сөт ризыклары, бәрәңге һәм чөгендер, шулай ук, дарулар да кыйммәтләнер дигән хәбәрләр бар. Россиянең финанс министрлыгы 2014 елда инфляция 6 процентка җитәр дип, ә икътисадый үсеш министрлыгы 4,8 процент булыр дип фаразлый.

1 февральдән пенсияләр -6, 1 апрельдән 6 процентка артырга тиеш. Киләсе елның 1 январеннан пособиеләрнең дә артуы көтелә. Бала тугач бер тапкыр бирелә торганы 13742 сумга, баланы яшь ярымга кадәр тәрбияләү өчен ай саен түләнә торганы беренче балага-2577, икенче-өченче-дүртенчеләр һәм башка балалар өчен 5153 сумга җитәр дип планлаштырыла. Ә 1 апрельдән Бөек Ватан сугышы ветераннарының һәм инвалидларының пенсияләре-5 процентка, социаль пенсияләр исә 17,6 процентка артыр дип көтелә.

Яңа елдан хезмәт хакының минималь күләме 5554 сумга җитәчәк. Закон буенча кешегә шуннан да азрак хезмәт хакы түләргә тиеш түгелләр, ләкин бу сан яшәү минимумыннан шактый түбән (киләсе елда ул 8579 сумга җитәргә тиеш).

Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакларын арттыру өчен киләсе елда 100 миллиард сум акча тотарга исәплиләр. Медикларның, соцмаль хезмәткәрләрнең, вузларда укытучыларның хезмәт хаклары 6 процентка артыр дип фаразлыйлар белгечләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 2014 елга бәяләр