Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Армиягә районнан 40ка якын егет китәчәк

Республика хәрби комиссариатының районнардагы бүлекләрендә чакыру комиссияләре эшли башлады. 1986-1995 елларда туган 150 меңнән артык Россия егете Ватанны сакларга алыначак. Шуларның 4 меңе Татарстаннан булса, 40ка якыны Чүпрәле егетләре.

Солдатка баручыларның күпчелеге шоферлар икән. Аларны хәрби комиссариат аша 90 номерлы һөнәри училищеда укытканнар. Югары һәм махсус урта белемлеләр дә күп. Чакыру комиссиясенә килүче егетләр хәрби хезмәткә теләп баруларын яшермиләр. Сергей Портнов автомашина йөртергә укыган, үзен элиталы гаскәрләргә җибәрүне сорый. Үткән көннәрдә генә Татарстан Республикасы хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин журналистлар белән очрашу вакытында призывникларның 40 проценты коры җир гаскәрләренә, 20 проценты Хәрби Диңгез флотына, 15 проценты Хәрби Һава көчләре гаскәрләренә, 10 проценты Стратегик ракета гаскәрләренә, 6 проценты Һава десанты гаскәрләренә, 2,4 проценты Эчке Эшләр министрлыгы гаскәрләренә, 1,5 проценты Һава-галәм саклану гаскәрләренә, 1 проценты Оборона министрлыгы идарәсенә озатылырга тиешлеген әйтте. 15 егет Президент полкына сайлап алыначак. 2010 елдан башлап анда 140 якташыбыз хезмәт иткән.

-Татарстаннан алынганнарның күпчелеген Көнбатыш, Үзәк, Көньяк хәрби округларына һәм Ерак көнчыгышка озатачакбыз. Ә менә су басудан зыян күргән төбәкләрдән егетләр әлегә хәрби хезмәткә алынмый торалар,-ди ул. Федераль дәүләт уку йортларының әзерлек курсларында укучыларны хәрби хезмәткә алу кичектерелә. Татарстанда андый дүрт уку йорты (КФУ, КХТИ, Чаллы социаль-педагогик технологияләр институты һәм Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе) бар. Шулай ук аспирантура, ординатура һәм стажировка үтүчеләр дә армиягә вакытлыча бармый торалар. Шунысы куанычлы, соңгы елларда хәрби хезмәттән читләшүләр бөтенләй юк диярлек. Районда патриотик тәрбиягә зур игътибар бирүнең нәтиҗәсе шулдыр, мөгаен. Район хәрби комиссары Вил Нуруллинның әйтүенә караганда, үрнәк хезмәт итүче солдатларыбыз да байтак безнең. Иске Чүпрәле егете Айрат Хуҗиев (спецназ), Чуваш Бизнәсеннән-Евгений Митрошкин (разведка) һәм Хайбулдино авылыннан Эдуарт Шәрәфетдинов шундыйлардан. Әлеге егетләрнең спорт әзерлекләре дә югары. Сүз уңаенда шуны да искәртик, алты елдан бирле республикадан чакырылучы егетләргә кесә телефоннары бүләк ителә. МТС компаниесе алар өчен махсус тариф планы да булдырган.

"Ватанны саклаучы" тарифы кысаларында солдат ай саен 30 минут бушлай сөйләшә һәм 10 СМС хәбәр җибәрә ала. Шулай ук аларга армиягә чакырылучы комплекты һәм банк карталары тапшырыла. Банк карталарына ай саен 2 мең сум акча күчерелә (ятимнәргә 3 мең сум). Шулай ук солдатның әти-әнисе дә акча сала ала. Контракт буенча хезмәт итүчеләргә дә зур мөмкинлекләр карала. Югары белемле солдат әлегәчә 3 елга контракт килешүе төзи ала иде. Киләсе елдан ул срок 2 елга гына кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көзге призыв